FUN24 – Казанда шундый исемдә “бәясенә барысы да керә” системасы буенча Россиядә уникаль күңел ачу мәйданчыгы була

Анда бер түбә астында 3 дистәдән артык аттаркцион урнашкан

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Казанда “бәясенә барысы да керә” системасы буенча “FUN24” дип аталган Россиядә уникаль күңел ачу мәйданчыгы ачыла: андый мөмкинлек әлегә Санкт-Петербургта гына бар.

Барлыгы 10 мең кв.м мәйдан биләгән әлеге объектта атнаның 7 көнендә һәм тәүлегенә 24 сәгать буе эшләячәк 3 дистәдән артык аттаркционга (боулинг, бильярд, пинг-понг, дартс, аэрохоккей, океанариум, роллердром, автодром, тир, родео үгезен иярләү, сегвейда йөрү, q-zar-лазертагта атышу, батут үзәгендә сикерү һ.б.) керү билеты 200дән алып 700 сумга кадәр дип бәяләнгән. Бәя исә атнаның кайсы көне һәм көннең кайсы вакыты, ягъни сәгатьнең ничә булуына бәйле. Билет вакыт ягыннан чикләнми, дип ачыклык кертте “FUN24” генераль директоры Павел Тимец.

Биредә бар, кафе, ресторан ише җәмәгать туклануы урыннары каралган. Шулай ук концертлар, яшьләр фестивальләре, тематик кичәләр уздыру күздә тотыла.

Хәзерге вакытта объект тест режимында сынала, тулы көченә исә 29 августтан эшләү планлаштырылган. Тест режимында эшләгәндә “Забота”, “Гнездышко” кебек приютларда һәм аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар анда чакырулы. Алга таба да балалар йортлары, хәйрия оешмалары белән шушы юнәлештәге социаль әһәмиятле чаралар үткәрү күздә тотыла, дип ышандыра Павел Тимец.