news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярминкә мәйданын сентябрьгә кадәр ябачаклар

Ярминкә мәйданын сентябрьгә кадәр ябачаклар

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Тиздән Казан хакимияте Ярминкә мәйданын агымдагы елның сентябрь аена кадәр ябарга планлаштыра, чөнки башкаланың 1000 еллыгы алдыннан шәһәр оешмалары, аерым алганда, капиталь төзелеш идарәсе биредә зур сәхнәләр, уен мәйданнары, сәүдә павильоннары урнаштырырга керешәчәк.

Ярминкә мәйданың июльдә ябарга ниятлиләр, ә транспорт хәрәкәтенә сентябрьдә генә юл ачылачак. Шуңа күрә, вакытлыча шәһәр транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Шул рәвешле, троллейбуслар Казансу яры буенча йөриячәк. Бу участокта элемтә челтәрен монтажлау бригадалары эшкә кереште.

news_right_1
news_right_2
news_bot