^Казанның 1000 еллыгы бәйрәме уңаеннан массакүләм чаралар үтә торган урыннарда исерткеч эчемлекләр сату тыела

^Казанның 1000 еллыгы бәйрәме уңаеннан массакүләм чаралар үтә торган урыннарда исерткеч эчемлекләр сату тыела
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Эдуард Иванов хәбәр иткәнчә, юбилей тантаналары үткәрелә торган урыннарда аракы һәм башка исерткеч эчемлекләр сату тыела. Аның сүзләренчә, бәйрәм исерткеч эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлләрсез үтәргә тиеш. Шулай ук сыра сату да тыелачак. Ә менә җиләк-җимеш соклары, газлы сулар сәүдә палаткалары һәм киоскларда күпләп сатылачак.