Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәре Башкарма комитетында - кадр үзгәрешләре
Аерым алганда, болар Киров районы хакимияте һәм 2 идарәгә кагыла
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 27 апрель карары белән Марсель Абдулхаков Башкарма комитетның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсеннән торак сәясәт идарәсе җитәкчесе итеп күчерелгән. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе рәисе итеп элек Киров районы хакимияте Аппараты җитәкчесе булып эшләгән Ирек Фәттахов билгеләнгән. Башкарма комитет секретариаты җитәкчесе Радик Шәфигуллин исә Киров районы хакимияте Аппараты җитәкчесе итеп күчерелгән.
Мәгълүмат мэриянең матбугат хезмәтеннән алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз