Бүген Казанда бала тудыру йорты, Мирный бистәсендә иҗтимагый-хакимият үзәге ачыла

Капиталь ремонттан соң «Медицина университеты клиникасы»ның бала тудыру йорты озак вакытлар казанлыларга хезмәт күрсәтер, «Мирный» торак комплексындагы иҗтимагый-хакимият үзәге бистәләргә яңа уңайлыклар ачачак дип көтелә

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның Толстой ур., 4 адресы буенча урнашкан «Медицина университеты клиникасы» сәламәтлек саклау медицина учреждениесенең бала тудыру йорты капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ача.
Мирный бистәсе халкына да шәһәр хакимияте Яңа ел алдыннан үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Бүген бистәлеләр, Идел буе районы хакимияте башлыгы Равил Кәримов һ.б. рәсми затлар катнашында Яңа Дәүликәй ур., 16А адресы буенча «Мирный» торак комплексының иҗтимагый-хакимият үзәге ачылачак. Дистә елдан артык кулланылышта булмаган авария хәлендәге 200 кв.м. мәйданлы ул бинаны капиталь ремонтлауга Казан шәһәре бюджетыннан 6 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Казанның Идел буе районында беренче саналган шундый үзәктә «Татарстан почтасы» почта элемтәсе идарәсе» предприятиесе, «Бердәм хисап үзәге» (ЕРЦ) муниципаль унитар предприятиесе, Идел буе районы хакимиятенең «Мирный» торак комплексы идарәсе урнашачак. Әлеге торак комплексына исә Мирный, Кояшлы, Петровский бистәләре керә һәм халыкның гомуми саны 10 меңгә җитә, барлыгы 2885 торак йорт исәпләнә.   
Шулар хакында хәбәр итеп, Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм матбугат чаралары белән элемтәләр бүлеге Идел буе районында 43 меңнән артык халкы исәпләнгән 26 бистә булуын, Салмачы бистәсендә киләсе елга милиция пункты да урнашкан шундый иҗтимагый-хакимият үзәге төзелешен тәмамларга планлаштырылуын искәртә. Гомумән, Казанның Идел буе районы хакимияте Восточный, Отары, Кукушкино кебек зур бистәләрдә дә андый типтагы үзәкләр булдыру буенча актив эшли, диелгән әлеге хәбәрдә.