Казан шәһәре Думасы XXXI сессиягә әзерләнә

Шәһәр депутатларына каралышка Дума президиумы 13 мәсьәлә тәкъдим итә

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәренең икенче чакырылыш Думасы президиумы XXXI сессиясен 3 мартка билгеләгән. Утырыш Казан ратушасында сәгать 9да башланачак.

Казан шәһәре Думасы президиумы карары белән, әлеге сессиядә депутатлар каралышына 13 мәсьәлә куела.

Һәр ел башындагыча, шәһәр мэры Илсур Метшин үзенең һәм Думаның узган елдагы эшчәнлекләренә Татарстан Республикасы җитәкчелеге алдында хисап тота, шулай ук шәһәр Башкарма комитеты һәм аның җитәкчесе, контроль-хисап палатасы эшчәнлекләренә хисап ясала. Татарстан башкаласында коррупциягә каршы корылган сәясәт чаралары гамәлгә ашыру турында сүз була.

Аннары Думаның элек кабул ителгән караларына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Аерым алганда, алар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм планлы 2015-2016 елларга кабул ителгән бюджетына, 2014-2016 елларга башкаланың муниципаль милкен приватизацияләүнең фаразлама планына (программасына), төзелеш белән бәйле булмаган максатларга җир участоклары бирү тәртибе турындагы положениегә, шәһәрдә уңайлыклар булдыру, шулай ук җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр мәсьәләләренә, тагын кайсыдыр кайбер карарларына (әлегә шулай гомумиләштереп бирелә) кагыла. Соңгы сорау итеп оештыру мәсьәләсе куелган.