«Казан җылылык челтәре» ААҖнең җитештерү куәтен арттыру» инвестицион программасы каралды

Шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә йорт, бина салучыларның яки реконструкцияләүчеләрнең җылылык челтәренә тоташтырган өчен түләүләре проектны финанслау чыганагы буларак күрсәтелде

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ратушасында үткәрелгән шәһәр Думасының XXXVII сессиясенең II утырышында (I утырышы 18 декабрьдә булган иде) көн тәртибенә куелган 2009-2015 елларга «Казан җылылык челтәре» ААҖнең җитештерү куәтен арттыру» инвестицион программасы буенча чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе һәм әлеге компаниянең Директорлар советы рәисе Рәфис Борһанов билгеләп үткәнчә, программада Казан шәһәрен җылылык белән сыйфатлырак һәм ышанычлырак тәэмин итү, тарифларны тоткарлап тору, җылылык челтәренең үткәреп җибәрү мөмкинлеген арттыру күздә тотыла.
Әлеге программа буенча гамәлдә булган һәм яңа төзелгән районнарны җылылык челтәренә тоташтыру планлаштырыла: Авиатөзелеш районының М-1, М-2  микрорайоннарын, Вахитов районының «Б» кварталын, Киров районының Большая Крыловка һәм Залесный бистәләрен, Яңа Савин районының 59, 61, 63А, 69, 69А кварталларын, Идел буе районының М-5А, М-16А микрорайоннарын, Горки торак массивын, шулай ук Газовая, Спартаковская, Павлюхин урамнары белән чикләнгән районны, иске ипподром районын, Совет районында М-6, М-6А, Азино-1, М-3, М-3А, Азино-2 микрорайоннарын, «Седьмое небо» (иске аэропорт территориясе) һәм «Нокса авышлыгы» торак комплексларын.
Р.Борһанов китергән мәгълүматлардан беленгәнчә, 2009-2010 елларга бирелгән техник шартлар буенча нагрузка хәзергедән 416,19 Гкал/сәгатькә артачак. Ә инвестицион проектны тормышка ашыру өчен 2009-2010 елларда 4863,8 млн. сум акча сарыф ителәчәк. Йорт, бина салучыларның яки реконструкцияләүчеләрнең җылылык челтәренә тоташтырган өчен түләүләрен проектны финанслау чыганагы буларак күрсәтеп, Рафис Борһанов йорт эчендә челтәргә тоташтыру буенча башкарылган эшләр ул түләү суммасына кертелми, ә моның өчен аерым килешү төзелә, дип аңлатты. Әлеге эш бәясе дәүләт тарафыннан яраштырылмаган, димәк, якларның үзара килешүе буенча хәл ителә.
Фикер алышулардан соң, мэр Илсур Метшин рәислегендә барган сессиядә инвестицион программа тулаем кабул ителде.