news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин РФ субъектлары башкалалары җитәкчеләренең “Халык рейтингы”н әйдәп бара

Тикшерү өчен төп мәгълүмат агымдагы елның июль аеның икенче яртысында – август уртасында тупланган

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин Россия субъектлары башкалалары җитәкчеләренең “Халык рейтингы”н әйдәп бара. Россия Федерациясе субъектлары башкалаларының мэрлары (җитәкчеләре) популярлыгына багышлаган масштаблы тикшеренүен шушы көннәрдә “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге игълан итте, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тикшерү өчен төп мәгълүмат агымдагы елның июль аеның икенче яртысында – август уртасында тупланган. Рейтингны төзегәндә әлеге үзәк белгечләре ачык чыганаклардагы материалларны һәм дәүләт хакимияте органнарының мәгълүматларын кулланган.

Татарстан башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин рейтингны әйдәп бара. “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге хәбәр иткәнчә, Казанда уздырылган Спортның су төрләре буенча ФИНАның XVI дөнья чемпионаты биредә зур роль уйнаган. Шулай ук “WorldSkills-2019” чемпионатын уздыру хокукы өчен көрәштә җиңү яулау зур йогынты ясаган. Әлеге вакыт аралыгында Казанда тагы бер әһәмиятле вакыйга булып үтте: Евразия җирле хакимиятләренең чираттагы конгрессы Казанга РФ һәм чит илнең 80 шәһәреннән вәкилләрне җыйды. Аның кысаларында Илсур Метшин янә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты итеп сайланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot