^Казанны юбилейга кадәр тәртипкә китерү өчен акча җитми

^Казанны юбилейга кадәр тәртипкә китерү өчен акча җитми

(Казан, 25 май, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә үткән Казан Халык депутатлары советы ХХIII сессиясенең өченче утырышына Премьер-министр урынбасары - ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Щвецов җитәкчелегендә республиканың тармак министрлары чакырылган иде. Элек депутатлар Казанның 1000 еллыгына әзерләнүче башкала юллары торышы һәм объектларны реконструкцияләү барышы турында тыңларга карар итте. Финанслау мәсьләләсе күп пунктлар буенча хәл ителмичә кала.

Казанны юбилейга кадәр тәртипкә китерү өчен акча җитми. Казан хакимияте башлыгы урынбасары Мансур Хафизов бөтен Казан буенча юл полотнасын капиталь ремонтлау өчен 6 миллиард сум кирәк, дип хәбәр итте. Мансур Хафизов Казанның 50 процент юлы - 6 миллион квадрат метр полотна - капиталь ремонтка мохтаҗ. Казан юлларының агымдагы ремонтына 910 миллион сум кирәк. Республика бюджеты бу максаттан 347 миллион бүлеп биргән. Юлларны өлешчә ремонтлауга 522 миллион сум таләп ителә, республика 217 миллион сум биргән. Шәһәр хакимияте ТР Хөкүмәте вәгъдә иткән 300 миллион сумга зур өметләр баглый.

Әлегә акча җитмәү сәбәпле, эшләр акрын бара. 1000 еллыкны бәйрәм итү көннәрендә рәсми делегацияләр йөриячәк, гомуми мәйданы 700 мең квадрат метр булган 32 урамда (Оренбург тракты, Чистай, Пушкин, Горький) гына эшләр бара. "Моннан тыш, шәһәр светофорларын да ремонтлау зарур, бу максатка 1 миллиард сум кирәк", - диде Мансур Хафизов.

Министр сүзләренчә, әлегә финанс ярдәм булган объектларны гына ремонтлау һәм реконструкцияләү бара. Шул исәптән шәһәрнең яктырткычлары Чехия тарафыннан бирелгән кредит исәбенә реконструкцияләнә, беренче чираты 2 миллиард сум булган 4нче транспорт дамбасында эшләр бара. Вишневский (166 миллион сум кирәк) һәм Ершов (53 миллион) урамнарында ремонт башланган. Вишневский урамының Ершов урамыннан Вахитов мәйданына кадәр урыны июль ахырына кадәр тапшырылырга тиеш. Мәскәү һәм Петербург урамнарында эшләр дәвам итә, әмма аларны әлеге шәһәрләр финанслый.

Шәһәрне яшелләндерү өчен 475 миллион сум таләп ителә. Рәсми делегацияләр йөри торган урыннарда: Ленин бакчасы, Толстой урамы паркы, Яшьләр паркында гына эшләр гөрләп бара. Казанның 1000 еллыгы паркын яшелләндерүдән тыш, юл челтәрен, суүткәргеч, канализация салырга кирәк. Кремльдә газоннарны һәм скверны тәртипкә китерергә кирәк.

Дәүләт Советында шәһәр мэры Камил Исхаков тәкъдиме буенча Мәскәү районы хакимияте башлыгы Гүзәл Минкина җитәкчелегендә комиссия сайланган. Көн ахырына кадәр комиссия әлеге проблемаларны хәл итү юлларын табарга тиеш.