Айвар Саттаров: Кол Шәриф мәчетен проектлаганда без татар мәчете образын гәүдәләндердек

Айвар Саттаров: Кол Шәриф мәчетен проектлаганда без татар мәчете образын гәүдәләндердек

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Арслан Минвәлиев). Бүген ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Кол шәриф мәчетен ачуга багышланган матбугат конференциясе узды. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы вәкилләре һәм архитекторлар журналистларга Кремльдә мөселманнарның яңа изге йорты барлыкка килү тарихы һәм аның 24 июнь көнне диндарлар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен ниндирәк булачагы турында сөйләде.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Илдус Вахитов 20 июньгә Кол Шәрифтә барлык эшләр тәмамланачак дип белдерде. Хәзер биредә люстралар урнаштырыла. Вахитов шулай ук мәчетне ачу көнендә булачак чаралар турында бераз әйтеп китте. Кол Шәриф мәчетенә җомга намазына 1,5 мең кеше эләгәчәк, өч мең кеше якындагы мәйданчыкта укыячак. Музей-тыюлык директоры белдергәнчә, мәчет фондына иң күп хәйрия акчасын “Татнефть” биргән – 200 миллион сум, хисапларда 40 мең гади диндарлар исеме теркәлгән. Алар барысы да 10 томлык истәлек китабында урын алачак.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Нияз Халитов Кол Шәриф мәчетен торгызу тарихын искә төшерде. Һәйкәлне яңартуга ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең 1995 елның 13 ноябре Указы беренче адым булган. Мәчет проектына Халыкара ачык конкурста Казан архитекторларыннан тыш, Санкт-Петербург, Сарытау, Ливан, Төркия, Финляндия белгечләре катнашкан. Җитди фикер алышулардан соң, финалга Айвар Саттаров һәм Искәндәр Сафиуллинның проектлары чыккан.

“Тугыз ел элек мәчетне проектлый башлаганда без зур кыенлыклар кичердек, чөнки Россиядә мәчетләр төзү һәм проектлау тәҗрибәсе юк иде. Сакланып калган мәхәллә мәчетләре һәм чит ил үрнәкләре туры килмәде. Безгә татар мәчете образын гәүдәләндерергә һәм аның аша татар халкының үзенчәлеген – пөхтәлеккә аерым карашны чагылдырырга кирәк иде”, - диде Айвар Саттаров.

Кол Шәриф фонды вәкиле һәм имам Зөфәр хәзрәт Галиуллин белдергәнчә, мәчет Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбыз өчен иң яхшы һәйкәл булачак.