И.Метшин: «Күп кенә студентлар һәм аспирантларның ачышлары горурланырга нигез бирә»

Мэр исемле стипендияләр тапшырганда шундый фикер белдерде, ә стипендия урта махсус уку йортлары студентлары өчен 10ар мең сум, югары уку йортлары студентлары өчен 20шәр мең сум һәм аспирантлар өчен 30ар мең сум тәшкил итә

(24 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ратушасында Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы булды.
Казанда белем алучы студентларның һәм аспирантларның шәһәр хуҗалыгы проблемалары һәм шәһәрнең социаль өлкәсе, шулай ук физика-математика, медицина фәннәре буенча язылган хезмәтләре арасында үткәрелгән конкурста быел, сайлап алынганнан соң, барлыгы 14 югары уку йорты һәм 7 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, 1 Фәнни тикшеренү институты укучы яшьләреннән 86 кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, эксперт советы шулардан үзләренең хезмәтен ачык яклауга 57 эшне тәкъдим иткән. 2007/2008 уку елы нәтиҗәләре буенча, хезмәте конкурс шартларына һәм максатларына иң туры килгән урта махсус уку йортларыннан 2 студентны, югары уку йортларыннан 16 студент һәм 18 аспирантны исемле стипендияләр белән бүләкләү турында мэр Илсур Метшин тарафыннан карар кабул ителгән.
Тантананы ачып, мэр Илсур Метшин: «Без ел дәвамында Казанның урта һөнәри, югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларының хезмәтләрен, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучыларының иҗатларын һәм уңышларын күзәтә килдек. Чөнки алар Россиядә, чит илләрдә Казан һәм Татарстан данын хезмәтләре ярдәмендә таратучы, аны балалар өчен оештырылган төрле конкурсларда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә данлаучы яшь буын. Шуңа күрә иң сәләтле, эшлекле һәм актив яшьләребезнең хезмәтен билгеләп үтәргә тырышабыз. Күп кенә студентлар һәм аспирантларның ачышлары горурланырга нигез бирә», - дип, Федор Шаляпинның, үҗәтләнеп эшләүдән башка сәләткә ышанмыйм мин, дигән сүзләрен мисалга китерде һәм аның фикере белән тулысынча килешүен белдерде. Яшьләрнең шундый үҗәт тырышлыкларын мактап, шәһәр башлыгы аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына, фәнни җитәкчеләренә, уку йортлары җитәкчелегенә (алар тантанага бик күп килгән иде) рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведевның Казанда 2013 елда җәйге Универсиаданы әзерләп үткәрү турындагы указга кул куюын шатлыклы вакыйга буларак игълан иткәч (чөнки аның нигезендә оештыру комитеты төзелә, финанслау чыганагы билгеләнә), И.Метшин Казанның өстәмә белем бирү учреждениеләре - балалар музыка, сәнгать мәктәпләре укучыларына, аннары урта махсус белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларына исемле стипендияләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды, һәрберсе белән истәлеккә фотосурәткә төште. Мэр стипендиясе бер тапкыр гына бирелә, суммасы исә урта махсус уку йортлары студентлары өчен 10ар мең сум, югары уку йортлары студентлары өчен 20шәр мең сум һәм аспирантлар өчен 30ар мең сум тәшкил итә. Иҗатта сәләтләре белән үзләрен башкалардан аерып күрсәтә алган музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары өчен быел 10 стипендия каралган, барысы бергә 10 мең сум тәшкил итә. Искәртеп үтәбез: Татарстан башкаласында 60тан артык өстәмә белем бирү учреждениесе бар, анда 20 меңнән артык бала төп укуыннан тыш вакытта музыка һәм сәнгать буенча белемен һәм сәләтен үстерә.  
Тантана шәһәр яшьләре арасында популяр, элек стипендиант булган иҗат төркемнәре һәм аерым башкаручыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.