Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Е.Головин: «ВИЧ-инфекциягә каршы геннарга һәм төп күзәнәкләргә тәэсир итеп көрәшеп була»
Шундый теория белән чыккан КДМУ аспиранты аны вакцинацияләүдән көчлерәк, нәтиҗәлерәк булачак, дип аңлата
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләренә ия булган башкалада белем алучы укучылар, студентлар һәм аспирантлар арасында үзенчәлекле фәнни хезмәтләр язган яшьләр шактый. Бүген шәһәр ратушасында уздырылган стипендияләр тапшыру тантанасында мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ВИЧ-инфекциялеләр проблемалары белән ныклап шөгыльләнүче Казан дәүләт медицина университетының балалар инфекцияләре кафедрасы аспиранты, Казан инфекция хастаханәләренең берсендә инфекционист булып эшләүче Евгений Головин хезмәте – әнә шундыйлардан. «Әгәр аның ачышы гамәлгә кертелсә, Евгений безнең шәһәрне танытып кына калмаячак, шулай ук әлеге куркыныч авыруга каршы көрәшүче бөтен кешелек дөньясына ярдәм итәчәк», - дип басым ясап әйтте ул.
Е.Головин журналистларның сорауларына җавап биреп: «Минем укытучыларым ярдәмендә язылган хезмәтемдә ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшнең беренче адымы итеп күрсәтелгән пилот проектында үзебез әзерләгән 3 төрле препаратның тәэсире хакында әйтелә. Ни өчен 3, чөнки андый авыруны дәвалау өчен кимендә 3 компонент кирәк, 1се генә аны җиңә алмый. Шунысы әһәмиятле: без әзерләгәннәре кеше организмындагы күзәнәкләрне үтерми. Аның дәвалау үзлекләренә ирешү өчен, бу юнәлештә эшне дәвам иттерергә кирәк. Минемчә, шушы авыруга каршы геннарга һәм төп күзәнәкләргә (стволовая клетка) тәэсир итеп көрәшеп була, ул вакцинацияләүдән көчлерәк, нәтиҗәлерәк булачак. Ләкин яңа препаратны сынау өчен 2-3 еллап вакыт кирәк, ә киң кулланылышка кертү өчен дистә еллап вакыт сорала», - дип аңлатты.
Мэр шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты студенты Елена Егорованың «ТЭЦ-2»нең җитештерү калдыкларын тикшереп, алардан керамик кирпеч эшләп чыгарып булуын фәнни хезмәтендә исбатлавын, аның сыйфатлы төзелеш материалы икәнен, андый кирпечләрне ясап карагач, гадәттәгеләрдән түземлерәк, шул ук вакытта җиңелрәк булуын хәбәр итеп, тагын берничә хезмәтне мактап телгә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз