news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүгеннән католик дөньясы Раштуаны бәйрәм итә башлый

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин католикларны һәм протестантларны якынлашып килгән Раштуа бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин католикларны һәм протестантларны якынлашып килгән Раштуа бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм матбугат чаралары белән элемтәләр бүлеге.
«Казандагы барлык католикларны һәм протестант чиркәүләренә йөрүчеләрне Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Раштуа заманча цивилизациянең барлыкка килүен чагылдыра. Күп санлы низаглар булып торган безнең көннәрдә дингә ышану җәмгыятьнең рухи нигезләрен ныгытуда мөһим роль уйный, кешеләрнең фикерләрен һәм хисләрен югары әхлакый кыйммәтләргә һәм идеалларга юнәлдерә», - дип мөрәҗәгать итеп, шәһәр башлыгы әлеге якты бәйрәмне билгеләп үтүчеләрнең барысына да сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм уңышлар тели.    


news_right_1
news_right_2
news_bot