Бүген 2007/2008 уку елы нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре мэры стипендияләре тапшырыла

Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, исемле стипендияләр бирелү уңаеннан Казан Ратушасында тантана була
(24 декабрь, “Татар-информ”). Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләренә лаек булганнарны хөрмәтләү тантанасы Казан Ратушасында үткәреләчәк. Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм матбугат чаралары белән элемтәләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, студентларның һәм аспирантларның шәһәр хуҗалыгы проблемалары һәм шәһәрнең социаль өлкәсе, шулай ук физика-математика фәннәре буенча язылган хезмәтләре арасында шәһәр башлыгының исемле стипендияләренә конкурс 1994 елдан бирле үткәрелә. Бу юлы шулай ук музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларына да премияләр тапшырылачак.