Яңа Савин районының күптән түгел ачылган 177 нче мәктәбе микрорайонында дендрарий булачак

Шул максаттан бүген, биология укытучысы Т.Миңнекаев җитәкчелегендәге өлкән сыйныф укучыларының экологик берләшмәсе тәкъдиме белән, агач утырту буенча акция үткәрелде

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, Казан территориясен санитар чистарту ун көнлеге кысаларында, 177 нче мәктәпнең биология укытучысы Тимур Миңнекаев җитәкчелегендәге өлкән сыйныф укучыларының экологик берләшмәсе тәкъдиме белән, агачлар һәм куаклар утырту буенча акция үткәрелде.
Республика территориясендә үсә торган  ылыслы, яфраклы декоратив һәм бакча агачлары һәм куакларының  30лап төре утыртылуы әлеге чараның үзенчәлеге булып тора, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе сайты.