news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә демократия бармы, юкмы?

Рушания Алтай

(Истанбул, 24 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулның нәкъ үзәгендә, Таксим мәйданы якынында, күп катлы таш-бетон биналар арасында Гези дигән парк бар. Шәһәрнең башка бакчаларыннан аерылып тормаса да, тирә-якның бердәнбер агачлыклы аланы буларак, халыкның иң яраткан урын ул. Тарихи трамвайдан башка транспортларга керү тыелган Истиклял урамындагы кибетләрне йөреп арыган ватандашлар, гадәттә, бу паркка килеп ял итә. Аны һәркем белгәнлектән, күпләр өчен ул - очрашу урыны да. Җәй айларында исә анда концерт-тамашалар уздырыла, китап, кул эшләре кебек төрле күргәзмәләр оештырыла. Гадәти көннәрдә яшьләр җыйналып күңел ача, якын-тирәдә яшәүче карт-корылар, оныкларын ияртеп, һава суларга чыга. Якынча 38 мең квадрат метр мәйданны биләгән паркта 563 агач үсә, чәчәк түтәлләре, фонтан һәм чирәмле газоннар бар.
Элек, Госманлы империясенең башлангыч чорында бу тирәләр басу кебек буш булган. 1494-1566 еллары арасында яшәгән Госманлы империясенең 10 нчы падишаһы Кануни солтан Сөләйман үзен үлемнән коткарып калган ашчысы, милләте буенча әрмән булган Манук Карасәфәрянның үтенече буенча, әлеге җир кишәрлеген әрмән диаспорасына зират урыны өчен бүлеп бирә. Һәм анда “Пангалты” (борынгы исеме – “Сурп Хагор”) әрмәннәр каберлеге барлыкка килә. 1560 елда Истанбулда холера кизүе таралгач, шәһәр уртасындагы зиратларга мәет күмелү тыела. Шулай итеп “Пангалты” әрмән зираты кулланылмый башлый. 1780 елда исә Госманлы империясенең 27 нче падишаһы I Габделхәмит бу урында артиллерия казармасы төзетә. Ул рус һәм һинд архитектурасы үрнәкләре белән зиннәтле бина буларак калкып чыга. 1860-1870 еллары арасында Госманлы империясе армиясенең заманчалаштырылуы чорында бу казарма әһәмиятле роль уйный. Ул шулай ук 1781 елдагы , 1909 елның 13 апрелендәге баш күтәрүләрнең мәркәзи урыны булуы белән дә тарихта аеры әһәмияткә ия. “Хәлил паша артиллерия казармасы” дип йөртелгән бу бина 1909 елның 27 апрелендә II Габделхәмит падишаһның тәхеттән төшерелүендә дә мөһим роль уйный. Әлеге гыйсьяннардан соң абруен югалткан казарма бинасын 1913 елда хосусый бер ширкәт сатып ала. Хәрби әзерлек өчен кулланылган мәйданны футбол стадионына әйләндерәләр. Анда цирк тамашалары, төрле күңел ачу чаралары оештырыла. Хәтта яңа Төркия җөмһуриятенең җыелма милли футбол командасының тәүге матчы да бу стадионда үтә. 1940 елда казарма бинасы җимерелә, ул биләгән мәйданның бер өлешенә күпкатлы кунакханә биналары төзелә, калган урынына агачлар утыртылып, парк хәленә китерелә.
Бүгенге шәһәр хакимияте 2011 елның 16 сентябрендә алган карары нигезендә Таксим мәйданын һәм аның әйләнә-тирәсен яңадан үзгәртеп төзү (җир өсте транспортларына ябык хәлгә китерү) проекты кысаларында бу паркны җимереп, урынына әлеге тарихи хәрби казарма-музее, сәүдә вә күңел ачу үзәге һәм кунакханә төзү планы кора. Ләкин Төркия дәүләтенең Мәдәни мирасны саклау корылышы агымдагы елның 17 гыйнварендә әлеге карарның гамәлгә куелуына ризалык бирми. Ул сәбәп итеп, Гези паркының Таксим тирәсендә бердәнбер агачлыклы урын булуын күрсәтә. Фәкать Истанбул муниципалитеты Табигать объектларын саклау корылышына ризасызлык белән мөрәҗәгать итеп, 2011 елда алынган “Шәһәрне проектлау”карарын кабаттан гамәлгә кертергә ирешә. Әнә шул проектны тормышка ашыру өчен 28 майның кояшлы иртәсендә Истанбул үзәгендәге Гези (Гизү) паркындагы агачларны бульдозерлар йолкып чыгара башлагач, халык бар эшен ташлап, агачлык мәйданга йөгерде. 60-70 еллык агачларны йолкытасылары, паркны боздыртасылар килми иде аларның. Кайсылары тракторларның алдына сузылып ятты, кайберләре исә агачларга сарылды. “Бу агачларны йолкып атыр өчен безне үтерүегез кирәк”, - диде алар бер тавыштан. Муниципалитет эшчеләре белән агачларны яклаучылар арасында әйткәләшү, тарткалашу башланды. Тавышка тирә-юньдәгеләр дә килеп җитте, алар да агачларның йолкынуына каршы килделәр. Озак көттерми полиция дә пәйда булды. Ике як арасында бәрелеш башланды. Бу вакыйга турында хәбәрләр яшен тизлеге белән социаль аралашу челтәренә таралды. Җирле матбугат һәм мәгълүмат чаралары да битараф калмады, телевидение каналлары сәгать саен вакыйга урыныннан репортаж биреп тора башладылар. Таксим мәйданы якыннарында бердәнбер яшел алан булган Гези паркының җимерелүенә каршы булучыларның саны минут саен арта торды. Алар көндез генә түгел, төнлә дә паркта кизү торуны оештырдылар. Дәүләтнең пошаманга төшкән тәртип саклаучылары төн уртасында парктагы халыкка каршы көч куллангач, Таксимга барыр җай тапмаганнар урамнарда тимер савыт-саба шалтыратып, автомобильләреннән гудок биреп йөри башлады. Бу чарага өйләрдәге халык та кушылды. Кичке сәгать 9 тулуга Гези паркын яклаучы һәм эколог җанлы ватандашлар тәрәзә-балконнарда кыңгырау кагу яки кастрюль, таба капкачларын бәреп тавыш чыгаруны һәм фатир лампочкаларын яндырып-сүндерүне гадәткә кертеп җибәрделәр. Кайбер кешеләр, төркем булып, бу каршылык чараларын урамнарга ташыды. Ә Гези паркы йөзләрчә чатыр белән тулды. Меңгә якын кеше вакытының 24 сәгатен анда уздыра башлады. Кайберәүләр бала-чагаларын ияртеп, паркта гаиләчә яшәргә кереште. Кайсылары исә туган-тумача, күрше-күлән, дус-ишләре арасында паркта 24 сәгать кизү тору графигы төзеп, каршы килүчеләрнең сафларын даими тулыландырып торырга тырышты. Агач һәм паркны саклау гамәле бер-ике көннән соң хөкүмәткә каршы протест чараларына әверелде. Һәм ул, Истанбул чикләрен ашып, Төркиянең Әнкарә, Измир, Анталия, Антакия кебек башка шәһәрләренә таралды.
Гези паркын яклау вакыйгасын форсат итенеп, үзләренә файда эшләргә тырышучы сәяси төркемнәр дә паркта урын алдылар. Алар Таксим мәйданын Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм тәррәкыять партиясе һәм хөкүмәткә каршы шигарьләр язулы плакатлар белән тутырдылар. Фәкать Җөмһурият халык партиясе, Милләтче хәрәкәт партиясе кебек эре сәяси фиркаләр, протест белдерүчеләрнең гамәлен хупласалар да, мәйданнарга чыкмау, демонстрацияләргә катнашмау карары кабул иттеләр. Хөкүмәткә каршы чараларга Прогрессив һөнәр берлекләре конфедерациясе, бюджет хезмәткәрләре, инженер һәм архитекторлар, табиблар палаталары да кушылды. Шулай ук Төркиянең танылган футбол команадаларының җанатарлары да кулга-кул тотышып демонстрациягә чыкты. Алар хәзерге хөкүмәтнең сәясәтеннән риза булмауларын бәян итеп, премьер-министрның дәүләтне тоталитар режимдагыча җитәкләргә омтылуын, аныңча гына уйлап, хәрәкәт итмәгәннәрне эзәрлекләвен, азчылык фикерләренә колак салмавын, сүз иреген кысуын, демократиядән ераклашуын, Ататөрек принципларына буйсынырга теләмәвен тәнкыйтьләделәр һәм Р.Эрдоганның хакимияттән китүен таләп иттеләр. Хөкүмәт җитәкчесе исә икътидардагы фирканең сайлау юлы белән килгәнлеген һәм бары тик сайлау юлы белән генә китәчәген бәян итте. Гези паркын яклап чыгучыларны беренче көннәрдә “Чапулҗу” (мародер) һәм “Маргинал төркемнәр”дип атады һәм “Кайда нәрсә төзергә кирәклеген 3-5 чапулҗудан сорап торасы юк, теләсәк, казармадан баш тартып, мәчет салырбыз”, - дип, каршылык күрсәтү чараларының 3-5 көн эчендә төгәлләнәчәгенә ышанычын белдергән иде.
Ләкин ул көткәнчә килеп чыкмады. Киресенчә, аның бу сүзләре, ялкынга бензин сипкән кебек, халыкны ярсытты. Гези паркында протест белдерүчеләрнең саны тагын да артты. Парк үзенә күрә җәйге лагерьны хәтерләтә башлады. Анда кафелар, түләүсез чәчтарашханәләр, балалар өчен рәсем курслары ачылды. Каршылык чараларын хуплаучы кайбер эшкуарлар паркка күчмә бәдрәфләр китереп урнаштырды, протест белдерүчеләрне азык-төлек, җиләк-җимеш суы, медикаментлар белән тәэмин итте. Тирә-юньдә противогаз сатучылар күбәйде. Паркта куна-төнә ятучыларга иртән махсус белгечләр тарафыннан йога дәресләре бирелде. Ирләр күмәкләшеп җомга намазларына бастылар. Яшьләрнең кайберләре гитара чиертеп, җырлап утырса, кайсылары китап укып яки интернетка тоташып вакыт уздырды. Студентларның кайберләре паркта утырып, имтиханга әзерләнделәр. Кайбер университетларның галимнәре, студентларының барысы да паркта булу сәбәпле, лекцияне шунда килеп укыды. Дөньякүләм танылган алман пианист Davide Martello 3 көн буе Таксим мәйданындагы һәйкәл янында пианинода уйнады. Төркиянең популяр җырчысы Халюк Ләвәнт 8 сәгать концерт бирде. Гези паркында һәркем берберсен хөрмәт итеп, мөмкин булганча бәхәс, ызгыш-талаштан ерак торырга тырышты. Күмәк хәлдә Мигъраҗ кичәсен котлап, берберләренә ул көн өчен махсус әзерләнгән камыр ашлары тәкъдим итә-итә, дини бәйрәмне олыладылар. Ул көнне протестчыларга теләктәшлек күрсәтергә килгән шәхесләр Гези паркына буш кул белән бармады. Алар барысы да баш күтәрүчеләрне бәйрәм бубликлары һәм җиләк-җимеш белән сыйларга тырышты. Гадәттә, полиция төркеме килеп чыкканчыга чаклы Таксим мәйданында тынычлык хөкем сөрде. Ләкин хөкүмәт башлыгы Гези паркын яклаучылар артында башка сәяси көчләрнең, хәтта дәүләт иминлегенә куркыныч тудырырлык төркемнәрнең булуын сылтап, протест белдерүчеләрне куып тарату өчен тәртип саклау органына көч куллану боерыгы бирде. Полиция үз чиратында Таксим мәйданын үзгәртеп коруга һәм Гези паркындагы агачларны йолкуга ризасызлык күрсәтүчеләргә каршы күз яшьләндергеч борыч газы, резин ядрә һәм югары басымлы сусиптергечләр кулланды. Нәтиҗәдә, Төркия күләмендә 19 көнгә сузылган каршылык чараларында 4 кеше вафат булды, 5 11 кеше газ ядрәсе тиеп гомерлеккә күзсез калды. Полиция хезмәткәрләре арасында да үлүчеләр бар. Борыч газы әйләнә-тирәдәге хайваннарга да зарар бирде. Истанбул ветеринарлары палатасының ачыклавына күрә, 8 эт, 63 песи һәм 1000нән артык кош һәлак булган. Бу хәл исә хайвансөючеләрнең ачуын кабартты. Алар бөтен бу низаг һәм күңелсезлекләрдән хөкүмәтне җаваплы тота. Бит кош-кортлар, хайваннар, кешеләрдән аермалы буларак, үзләрен саклау-яклау мөмкинлегенннән мәхрүм. Ә протест белдерүчеләр полициянең күз яшьләндергеч газ бомбасына һәм басымлы суына противогаз һәм яңгыр плащлары киеп каршы тордылар. Кайбер әбиләр исә полициягә рогатка белән таш атып каршылык бирде. “Бешикташ” футбол такымының “Чаршы” дип исемләнгән 2000 кешелек җанатар төркеме исә төрек ОМОНнары белән бәрелештә полицейскийларның күзләрен-йөзләрен саклау өчен кигән калканнарының (щит) пыяла өлешен сиптергеч буяу белән буяп, аларны бик кыен хәлдә калдырды. Буяудан берни күрмәс булган полиция хезмәткәрләре ирексездән калканнарын салырга мәҗбүр булып, үзләре сипкән күз яшьләндергеч борыч газыннан үзләре үк зарар күрделәр.
Хәлнең көннән-көн кискенләшкәнен күреп, Рәҗәп Тайип Эрдоган мәсьәләне диалог һәм демократия юлы белән хәл итеп карарга булды. Ул “Чапулҗу” төркеме белән дә, Гези паркында куна-төнә яткан Төркиянең танылган сәнгать әһелләре белән дә очрашып сөйләшергә каршы килмәде. Премьер-министрдан очрашу таләп иткән һәркем Р.Т.Эрдоганга фикерен бәян итә алды, дию урынлы булыр. Нәтиҗәдә, Истанбул мэры Кадир Топбаш та Гези паркы урынында сәүдә үзәге һәм кунакханә төзелмәячәген ачыклады. Ләкин тарихи казарма төзүдән премьер-министрның баш тартмаганын белдерде. Өстәп, “Хаталандык. Эшнең башында ук халык фикерен белешәсе калган”, - дигән үкенечен дә сиздерде. Премьер-министр Гези паркы вакыйгасы буенча министрларын һәм башка дәүләт эшлекләрен җыеп киңәшмә үткәрде. Алынган карар – “Гези паркында казарма-музей төзергәме- юкмы” дигән сорау белән Истанбулда референдум үткәрү. Ләкин бу арада “Гези паркын яклаучылар платформасы” хокук органнарына мөрәҗәгать итеп, мәхкәмәдән Истанбул муниципалитетының Гези паркы урынында казарма төзү карарын тормышка ашыруны вакытлыча туктатып торуга иреште. Гези карар һәм халык фикерен сораштыру көненә чаклы парк булып калачак. Фәкать башкүтәрүчеләр референдум мәсьәләсенә бик сак карый, алар тавыш бирү нәтиҗәләренең гадел юл белән ачыкланмаячагыннан куркалар.
Бүгенге көндә Гези бакчасы протест белдерүчеләрдән арындырылды. Шәһәр хакимияте 3 көн эчендә паркка 100дән артык агач, 5 мең гөл куагы, 200 меңгә якын чәчәк утыртты. Әлегә паркка полициядән башка җан иясе кертелми. Соңгы 19 көн эчендә Таксим мәйданында күренмәс булган туристлар исә Гези паркы тирәсендә кайнаша башлады. Барысының да дөньякүләм мәшһүр булган бу паркның соңгы хәлен күрәселәре килә.
Гези паркындагы башкүтәрү чаралары агачларны һәм бакчаны гына түгел, Ататөрек салган нигездәге дәүләтне дә саклап калуга омтылыш буларак бәяләнә. Бүгенге хөкүмәткә протест итү дәвам итә. Тик ул бөтенләй башка төсмер алды. Хөкүмәткә каршылык белдерүчеләр хәзер чәйнүк, таба, кастрюльләр шакылдатмый, алар парк-бакчаларда, мәйданнарда, пристаньнарда, метрога кереш юллары өстендә, кымылдамый-сөләшми тик басып торалар. Дөнья матбугатында “Protest made in Turkey” дип аталган бу каршылык чарасын 18 июньдә театр артисты һәм хореограф, Мимар Синан университетының сәхнә сәнгате бүлеге аспиранты Әрдәм Гүндүз башлатып җибәрде. Ул Таксим мәйданында 8 сәгать буе кымылдамый басып торды. Аның бу гамәлен башкалар да үз итте һәм кыска вакыт эчендә бөтен Төркиягә таралды. Әрдәм Гүндүзгә теләктәшлек күрсәтеп, янында басып торучы 17 кешене полиция кулга алды, ләкин алар, тәртип саклаучыларга каршы көч куллану һәм мыскыллы сүзләр әйтүдә гаепләнәләр. Төркия хокук органнары хәзергә урамда агач кебек басып торуны канун бозу итеп кабул итми. Эчке эшләр министры Муаммәр Гүләр дә “Басып торучы кешеләр” турында сүз чыккач, җәмәгатьчелек тәртибен бозуга керми, шунлыктан безнең бернинди чара күрү хокукыбыз юк, диде. Шулай булса да, полиция “Басып торучы кеше”ләрнең паспорт-документларын җентекләп тикшереп йөри.
Соңгы елларда төрекләрнең күбесе Төркиядә демократия дигән әйбернең калмавыннан зарлана. Кемгә ничектер, ә менә Таксим мәйданында баш күтәрү чаралары гөрләгән көннәрдә Мәскәүдән килгән бер төркем туристның шаяртып: “Нам бы такую!..” – дигән сүзләреннән соң гомер бакый хөр рухлы булган төрекләрнең зарына кушыласы килмәде.
Бер парк өчен, берничә агач өчен берләшә алгач, хөкүмәткә һәм аның җитәкчеләренә тәнкыйть уты яудыра алгач, протест белдерү мәйданнарында теләгән кеше теләгән фикерен бәян итә һәм мәйданнарны шигарьләр язулы плакатлар белән тутыра алгач, гади халык өендә утырган җиреннән генә протестын белдерә алгач, халык депутатлары “Чапулҗу” дип язылган күлмәк киеп, парламент мөнбәреннән хакимияттәге фиркане тетеп сүгә алгач, көч кулланырга килгән полиция автомобильләре тәгәрмәчләренең астына, полициядән генә түгел, үлемнән дә курыкмый ята алгач, ә полицейскийлар транспорт астындагы кешеләрне изеп китмәгәч, матбугат һәм мәгълүмат чаралары вакыйгаларны сәгать саен төрле яклап яктырта һәм күп төрле фикерләргә урын бирә алгач, чит ил журналистлары иркенләп вазыйфаларын башкара алгач, протест белдерүчеләрне губернаторыннан алып премьер-министрына чаклы дәүләт җитәкчеләре эш кабинетларында кабул итә алгач, шәһәрләр белән башка фирка кешеләре дә җитәкчелек итә алгач, алар исә дәүләтнең хокук сакчыларына “Чапулҗу”ларга сиптерер өчен су бирүдән баш тарта алгач, бу демократиядән гайре нәрсә булырга мөмкин? Әлбәттә, демократияне кем ничек аңлый һәм аңа кайсы җәмгыять күзлегеннән карый – боларны да исәпкә алу кирәктер. Күп гасырлар буе бәйсез дәүләт, хөр халык булып яшәгән төрекләр, кайбер нәрсәләрнең асыл кыйммәтен аңлап бетерә алмыйлар кебек тоела. Иң мөһим вакытта бер йодрык булып туплана алу – үзе зур ирек, ләбаса!
1994-1998 еллары арасында Истанбул муниципалитетына җитәкчелек иткән чорда Рәҗәп Тайип Эрдоган борынгы каланың хрониклашкан проблемаларын дөрес юл белән чишүгә күп көч сарыф итте. Ул беренче булып сусаклагычларны чистартты һәм заман таләпләренә туры китереп төзекләндерде һәм яңаларын төзетте. Йөзләрчә километрлык су торбаларын яңаларына алыштырды. Өйләргә сары, комлы, сазлы су урынына чишмәнеке кебек көмеш, пакъ су килә башлады. Икенче эш итеп, шәһәр халкының чүп мәсьәләсен ауропа стандартларына туры китереп чиште. Шәһәр башлыгы бигрәк тә тарихи шәһәрне яшелләндерүгә зур игътибар бирде, мөмкин булган һәр җиргә агачлар утыртты, чәчәк түтәлләре ясатты. Бу эш өчен муниципалитет кысаларында махсус ширкәт төзетте. Инде хөкүмәт белән идарә итә башлагач та, Төркиянең һәр каласын яшелләндерү, урманлык аланнарны арттыруга игътибарын азайтмады. Якын көннәрдә Истанбулда 14 меңгә якын гектарлык аланны агачландыру проекты тормышка ашарга тора. 2003-2012 еллары арасында 18 мең 152 гектарлык мәйданда 11 миллион 970 мең агач утыртылганлыгы билгеле. Ләкин Гези паркы вакыйгасы Эрдоганны бөтен дөньяга агачларга, яшеллеккә исе китмәгән җитәкче итеп танытты. Дөресен генә әйткәндә, Гези паркы мәсьәләсендә протест белдерүчеләр белән килешеп, “Таксимдәге агачлыкка кагылмыйбыз, ул парк булып калсын” дигән булса, үзенә тагын да күбрәк уңай балл җыйган булыр иде ул. Илнең икътисадына да зарар килмәгән, бу чаклы шау-шу купмаган, хокук бозулар эшләнмәгән булыр иде кебек. Истанбулның гына түгел, бөтен Төркиянең экологик мәсьәләләре белән якыннан кызыксынган дәүләт җитәкчесенә Таксимдагы бакча белән бәйле яңа карарлар алырга әле дә соң түгел. Бит пәйгамбәр әфәндебез дә: “Кулыгызда бер үсенте булса, аны кыямәт купканда да туфракка утыртып калдырыгыз”, - дигән. Кеше гомеренә тиң вакыт эчендә үскән агачлар тамыр җәйгән урында шаулап утырса күркәмрәк. Бу җәһәттән Төркия җөмһуриятенең коручысы, төрек халкының милли юлбашчысы Мостафа Кемаль Ататөрек янә безләргә үрнәк булып каршыбызга чыга. Ул Мәрмәр диңгезе буенча сәяхәт иткәндә Ялова дигән бистәнең ярында ялгыз үсеп утыручы чынар агачын күреп ала. Аны бик охшата һәм янына туктап, күләгәсендә ял итә. Чынарга якын урынга агачтан ике катлы вилла төзетә. Берничә елдан соң агачның ботаклары бинаның түбәсенә бәреп, чирәпләргә зарар бирә башлый. Бу хәлне Ататөреккә белдереп, я ботакларны яки агачны кисәргә кирәклеген әйтәләр. Тик ул аңа, түгел пычкы -балта, хәтта бармак белән дә кагылдыртмый. Вилланы агачтан читкәрәк күчерергә боера. 1936 елның 11 августында Истанбул хакимиятенең юллар-күперләр төзелеше департаменты инженерлары тарафыннан бина рельслар ярдәме белән 4 метр кырыйга күчерелә. Үлгән вакытта Ататөрек бөтен матди байлыгын, шул исәптән Яловадагы бу вилласын да, Төркия дәүләтенә мирас итеп калдыра. Бүген ул Мостафа Кемаль Ататөректән агачларга, табигатькә ихтирам билгесе рәвешендә музей буларак хезмәт итә. Ә янәшәсендәге чынар мәгърүр гәүдәсе белән төрек милләтенең бөек юлбашчысыннан сәлам җиткерер кебек шаулап утыра.
Төркия сәясәтенә әйләнеп кайтсак, төрекләр басым астында яшәргә күнекмәгән, алар судагы балык, һавадагы кош кебек, ирек ярата. Һәм алар үз илләрендә һәрчак демократия хөкем сөрәчәгенә ышаналар. Соңгы вакыйгалар бу юлда һәркемнең карарлы булуын күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100