news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичәге давыл Казанда зыян салган

Электр уты өзелсә, агачлар ауса, казанлыларга мөрәҗәгать итү өчен оешмалар һәм телефоннар күрсәтелә

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) 23 июнь кичендә һава торышының бозылуы нәтиҗәсендә сынган агачларның авып төшү, электр чыбыклары өзелү, кайбер торак йортлар һәм җәмәгать биналарының түбәләренә зыян килү очраклары булган. Дөрес, көчәйгән вакытында 19-20 м/с тизлеккә җиткән җилнең кешеләргә һәлакәт китергән очраклары теркәлмәгән.
 Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, давыл вакытында Казандагы күп фатирлы берничә йортта, кайбер бистәләрдә электр уты өзелгән. Иртәнге сәгать 5тән башлап, «Казан электр челтәрләре» ААҖнең 17 бригадасы өзелгән электр линиясен тәртипкә китерү белән мәшгуль. 4 сәгать эчендә Борисоглебское, Северный, Салмачы, Кадыш бистәләрендә эшне төгәлләп, алар Клыки, Олы һәм Кече Дәрвишләр бистәләрендә өзелгән тимерчыбыкларны ялгау эшен дәвам итәләр. Бүген кичкә янә давыл булачагын истә тотып, мэрия казанлыларны кисәтеп куюны кирәк саный. Электр уты өзелгән очракта түбәндәге хезмәт күрсәтү оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк:
 торак фондка хезмәт күрсәтә торган торак оешмага,
 торак-коммуналь хезмәт комитетына (тел.: 292-12-88),
 «Казан электр челтәрләре» ААҖнең диспетчерына (тел.: 292-33-59).
 Агач авып, машина юлына төшсә яки эленеп калып кешеләр өчен куркыныч тудырган очракта:
 әгәр агач ишегалды территориясендә булса, торак-коммуналь хуҗалык комитетына яки торак оешмага,
 әгәр агач үзәк магистраль юлда булса, шәһәрнең тышкы бизәү-төзекләндерү комитетына (тел.: 292-06-62)
 яки «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенә (тел.: 292-51-89) хәбәр итү зарур.

news_right_1
news_right_2
news_bot