Казан мэриясе, “Җир сәгате” халыкара чарасына кушылып, ут сүндерә

Утны сүндереп, планетаның төрле почмагында яшәүче һәр кеше климат үзгәрүенә борчылганлыгын күрсәтеп, “сәламәт” планета өчен тавыш бирә ала

 (Казан, 24 март, “Татар-информ”). Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан оештырылучы “Җир сәгате” чарасында Казан мэриясе җиденче тапкыр катнаша. Ел саен уздырыла торган әлеге халыкара чара 28 мартта җирле вакыт белән 20:30 - 21:30 сәгатьтә үтә. “Җир сәгате”ндә бөтен дөнья буенча билгеле биналарда, һәйкәлләрдә янган утлар бер сәгатькә сүндереләчәк. Җир шарында яшәүче миллиардлаган кеше, планетаның киләчәге өчен битараф түгеллеген раслап, яшәү урыннарында ут сүндерәчәк.

Казанда Башкарма комитет бинасын һәм Казан ратушасын яктырткан утлар тулысынча сүндереләчәк. Моннан тыш, чарага “Казан” Гаилә үзәге дә кушыла. Биналар, планетаның ресурсларына сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, караңгылыкка “күмеләчәк”, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. “Җир сәгате”ндә катнашу өчен бүлмә утларын, биналарны яктыртучы утларны, компьютерларны, бәйрәм иллюминацияләрен, реклама турында язылган неонлы мәгълүмат такталарын, телевизорлар һәм өстәл лампаларын сүндерергә киңәш ителә. Шулай ук кирәк булмаган электр җиһазларын сүндерү отышлы. Ләкин чараны оештыручылар, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан, урамнарны яктыртучы утларны, аэронавигация утларын, светофорларны, сак һәм сигнализация утларын сүндерергә киңәш итми.

Узган елны, чараның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, “Җир сәгате”ндә дөньяның 160 иленнән 2 млрд тирәсе кеше катнашкан. 29 мартта сәгать 20:30 дөньяга танылган тарихи истәлекле урыннарда - Лондонның Биг-Бенында, Сиднейның опера театрында, Истамбулдагы Зәңгәр мәчеттә, Афинаның Акрополендә, Ватикандагы Изге Петр чиркәвендә, Париждагы Эйфель манарасында һ.б. утлар сүндерелгән. Россиядә 2014 елгы әлеге чарада 120 шәһәр катнашкан. Казан Кремлендәге биналарның барысында да утлар берьюлы сүндерелгән.

2007 елдан бирле ел да үткәрелгән “Җир сәгате” мартның соңгы шимбәсендә уздырыла. Чараның максаты - кешенең игътибарын әйләнә-тирә мохитне пычрату мәсьәләләренә җәлеп итү. Символик мәгънәгә ия гамәл - утны сүндереп - планетаның төрле почмагында яшәүче һәр кеше климат үзгәрүенә борчылганлыгын күрсәтеп, “сәламәт” планета өчен тавыш бирә ала.