Ә Мутко 5 нче урынга гына өмет баглаган идек, диде – Казан мэры Россия җыелмасы на карата Олимпиада нәтиҗәләре турында

Татарстан башкаласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе кичә Сочида төгәлләнгән дөньякүләм вакыйга тәэссораты йогынтысы дулкынында ачылды

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары ябылышы тантанасы, гомумән, Олимпиадага әзерлек дәрәҗәсе, оештырылышы һәм триумфаль үткәрелеше турында бөтен дөнья матбугаты мактап яза. Россия җыелмасы ул уеннарда әкренләп, ләкин барыбер өскә үрли торгач, медаль зачетында беренче урынга чыкты: 33 медаль – арада бу иң күбе һәм шуларның 13е - “алтын”. Ә безнең коллега Мутко 5 нче урынга гына өмет баглаган идек, диде, спортчыларыбыз исә сынатмады: бөтен Россия буйлап рух күтәренкелеге хөкем сөрде, җанатарлар ничек итеп көч биреп торды, дип бүген канәгатьлек белән сөйләде Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен башлаган мэр Илсур Метшин.

“Без спортчан держава дәрәҗәсен кайтардык. Анда Универсиадада эшләгән 3 мең казанлы, татарстанлы катнашты: транспорт, сәламәтлек сагы дирекцияләре безнекеләр җилкәсендә иде, оештыру комитетында да безнекеләр күп, волонтерларыбыз эшләде... Мин үзем дә Олимпиаданы мониторингладым”, - дип, рухланып тәэсирләре белән уртаклашты Казан мэры. Путин Казанны Сочиның Олимпия уеннары репетицияләре өчен мәйданчык булуын әйтте, дип аеруча шуңа игътибарны җәлеп итте И.Метшин.