Казанның трамвай юллары кичекмәстән ремонтлауга мохтаҗ

Казанның трамвай юллары кичекмәстән ремонтлауга мохтаҗ

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Шәһәр транспорт һәм элемтә комитеты күрсәткечләренә караганда, бүгенге көндә 167,3 чакрым озынлыктагы трамвай юлларының 46 чакрымга якыны кичекмәстән ремонтлауга мохтаҗ. Нәтиҗәдә, узган ел Казан трамвайлары 139 тапкыр юлдан чыккан. Шул сәбәпле, транспорт хәрәкәте тоткарлану 144 сәгать тәшкил иткән.

Шәһәр электр транспорты челтәрләре белән дә хәл шәптән түгел. Электр үткәргечләрнең хезмәт срогы уртача 15 ел тәшкил итә. Бүгенге көндә троллейбуслар хәрәкәтен тәэмин итүче 111 чакрым һәм трамвайлар хәрәкәтен тәэмин итүче 67 чакрымнан артык контакт чыбыклары нормадан тыш хезмәт итеп, яраксызга чыккан. Күпчелек кабельләрнең (85 чакрым) эксплуатацияләү срогы чыкканлыгы билгеле. Моннан тыш, 5 көч подстанцияләрендә җиһазларны кичекмәстән алыштыру таләп ителә.

Ләкин шәһәр электр транспорты җиһазларын яңарту бик акрын бара. Мәсәлән, узган ел трамвай юлларының 3 чакрымнан артыграгы яңартып төзелгән. Троллейбус транспортын үстерү өчен комитет белгечләре тарафыннан проект-смета документлары әзерләнгән иде, алар нигезендә Казанда өстәмә рәвештә 64 чакрымга сузылган троллейбус линияләре барлыкка килергә тиеш. Шәһәр бюджетында акча булмаганлыктан карар “кәгазь”дә генә калды.