Соңгы кварталда Казанның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты эшчәнлеге тарихында салым булмаган керемнәрдә рекорд суммада акча җыйган

Ел азагына кадәр тагын 100 млн. сум җыю ниятләнә

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты быел 2,6 млрд. сум күләмендә салым булмаган керем җыя алган - 19 декабрь белешмәсе шундый һәм бу еллык план үтәлде дигән сүз. Моннан тыш, 324 млн. сум акча республика бюджетына күчерелгән, бу исә чикләр белән бүленмәгән милектән җир участокларын сатудан һәм арендага бирүдән кергән акчаның 20 проценты. Октябрьдән башлап, комитет тарафыннан аның эшчәнлеге тарихында рекорд сумма – 900 млн. сум акча җыелды, ел азагына кадәр тагын 100 млн. сум җыю күздә тотыла. Июльдә комитетның салым булмаган керемнәр планы 2,1 млрд. сум булса, октябрьдә ул 2,689 млрд. сумга күтәрелде. Комитет эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - ел башыннан бирле дебиторлык бурычы, 1 декабрь белешмәсе буенча, 283 млн. сумга киметелде, дип аңлатты бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тоткан әлеге комитет рәисе Ратмир Шәйдуллин.

Соңыннан журналистлар белән очрашып, сорауларга җавабында Р.Шәйдуллин, шәһәрнең тагын ике базарын сатасы бар, алардан акча керәчәк, тагын планнар бар, ләкин әлегә мин әйтүдән тыелып торам, дип җаваплады. Ә дебиторлык бурычы 200 млн. сум чамасы калган, ләкин ул сан динамик рәвештә үзгәрә тора, чөнки җир участоклары рәсмиләштерелмәгән биналар милекчеләрен ачыклау эше бара, җирдән файдалану түләүле булганга, милекчесе документлаштырмаган икән, бина үз карамагында булганда ул җир өчен акча түләргә тиеш, дип белдерде шәһәрнең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе.