Казанда - Яңа ел тамашалары һәм бу әле башы гына...

1 нче Республика балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бүген Попечительләр советы хәйрия рәвешендә Яңа ел бәйрәме үткәрә, 25 декабрьдә Россиянең иң яхшы ишегалдында Яңа ел чыршысы «ачыла»

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казандагы 1 нче Республика балалар йортында (Х.Ямашев ур., 88-а) тәрбияләнүче гаилә җылысыннан мәхрүм балалар өчен Попечительләр советы хәйрия рәвешендә Яңа ел бәйрәме үткәрә.
25 декабрь көнне исә «Россиянең балалар өчен иң яхшы уен мәйданчыгы»нда Яңа ел чыршысын «ачу» тантанасы була. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасында иң яхшы ишегалдына үткәрелгән Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча шушы номинациядә җиңүче дип табылган Яңа Савин районының Адоратский ур., 15 нче һәм Ямашев ур., 82, 84, 88 нче йортлар ишегалды, ул көннән башлап, бәйрәм ыгы-зыгысына күмеләчәк.
Күп фатирлы 4 йорт барлыкка китергән 10 мең кв.м. мәйданлы әлеге ишегалдын шушында яшәүче 2500 чамасы кеше үзенеке саный һәм аңа «Уютный дом» идарәче компания хезмәт күрсәтә. Быел биредә идарәче компания үз хисабына 6 млн. сумнан артык суммага үзгәртеп төзекләндерү, җиһазлау, матурлау-бизәү эшләре башкарган. Реконструкциядән соң ишегалды төрле зоналарга бүленгән һәм җиһазландырылган: спорт мәйданчыгы, балалар өчен уен мәйданчыгы, ял итү һәм йорт хайваннарын йөртү мәйданчыклары, автотранспорт куеп тору мәйданчыгы. Ишегалдының үзәгендә фонтан куелып, аңа китергән сукмак декоратив плитәләр белән түшәлгән. Ишегалды территориясендә каен, юкә, тирәк агачлары һәм гөлҗимеш, тупыл куаклары 8 мең кв.м. гомуми мәйданда утыртылган. Яңа ел бәйрәме уңаеннан бирегә «килгән» чыршы исә купшы киемнән кунакларны каршы алырга җыена. Шул хакта хәбәр итеп, Казан шәһәре мэриясе әлеге тантанага тирә-як йортларда яшәүчеләрне дә чакыра.