Иртәгә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәреләчәк

Ул Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең махсус эш йөкләнгән отряды территориясендә булачак

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 24 октябрь көнне сәгать 10.00да Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең махсус эш йөкләнгән отряды территориясендә (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 132) Хәрби хезмәткә чакырылучы көне уздырылачак.
 Әлеге чара яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне, югары әхлакый һәм физик сыйфатлар барлыкка китерү һәм үстерүне күздә тотып оештырыла.  
 Хәрби хезмәткә чакырылучы көненә Казанның Авиатөзелеш районы хакимияте башлыгы Сергей Батин, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссары Фәрхат Садриев, хезмәткә чакыру алган 50 егет һәм аларның әти-әниләре, гомумбелем бирү учреждениеләрнедә белем алучы хәрби хезмәт яшендәге 100 егет чакырылган. Алар өчен тантаналы тематик программа, часть территориясе буйлап экскурсия һәм пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.