Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ачык һавада кино күрсәтәчәкләр
Картиналарны һәр пәнҗешәмбедә бушлай карарга мөмкин
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). 25 июнь көнне сәгать 21.30 да Казанның Горький исемендәге Үзәк ял паркында ачык һавада кинотеатр барлыкка киләчәк. Чара “Кинолето” проекты кысаларында оештырыла. Бу кичтә тамашачыларның “Одиноким предоставляется общежитие” фильмын карау мөмкинлеге бар.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, җәй айларының һәр пәнҗешәмбе көнендә казанлыларның бушлай кино карау мөмкинлеге була. “Ретро FM” алып баручылары тамашачылар өчен күңелле бәйгеләр оештырачак һәм “Кинолето” партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырачак.
Кино яратучылар сәгать 21.30 да 2 июльдә “Усатый нянь”, 9 июльдә “Человек с бульвара Капуцинов“, 23ендә “Мимино”, 30ында “Афоня”, аннары сәгать 20.30 да 6 августта “Кин-дза-дза”, 20 сендә “Джентльмены удачи”, 27 августта “Иван Васильевич меняет профессию” кинокартиналарын тамаша кыла алачак, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз