news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТДГПУда “Минем гаилә тарихы – күп гасырлык Ватан тарихы сәхифәсе” дигән конференция узачак
26-27 март көннәрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Гаилә елына багышланган Халыкара конференция узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). 26-27 март көннәрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Гаилә елына багышланган “Минем гаилә тарихы – күп гасырлык Ватан тарихы сәхифәсе” дип исемләнгән III Халыкара гуманитар-мәгърифәтчелек конференциясе узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Конференциянең максаты – рухи традицияләрне ныгыту һәм мәдәниятебезнең чишмә башына кире кайту. Конференция программасы “Ата-бабаларыбызның хәрби батырлыгы”, “Фән һәм мәдәният эшлеклеләре нәселе”, “Мәгърифәтчеләр, дин эшлекләре нәселе”, “Эшкуар-меценатлар нәселе”, “Сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре нәселе”, “Минем шәҗәрәм”, “Гаилә туган йорттан башлана. Ата йорты тарихы” секцияләренә бүленәчәк.
Конференция эшендә катнашу өчен яшь буынга хәтер эстафетасын тапшырырга теләге булган Россия Федерациясенең атаклы кешеләренең нәсел дәвамчылары, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла. Конференция кысаларында “Яшь гаиләгә ярдәм күрсәтүдә генеалогия һәм генетика” дигән темага коллоквиум узачак, шулай ук “Өлкән сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен генеалогиягә (нәселне өйрәнү) кереш” укыту ярдәмлеге һәм “Генеалогия нигезләре” дигән факультатив курс программалары тәкъдир ителәчәк.
Конференция РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Федераль мәгариф агентлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мәгариф идарәсе, Татар дәүләт-гуманитар педагогика университеты, Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм “Ватан” мәгърифәтчелек фонды ярдәме белән оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot