Бердәм исәп-хисап үзәгенә быел 1 декабрьгә кадәр 3 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать иткән

Шәһәрдә торак-эксплуатация идарәсенә бәйле түләүләрне Бердәм исәп-хисап үзәге төзеп тиешле дәрәҗәгә җиткерсәк, чиратта - сәламәтлек саклау өлкәсе, дип саный мэр И.Метшин

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда 2006 елдан бирле эшләп килгән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хисап системасы буенча мәгълүм Бердәм исәп-хисап үзәгенә  (ЕРЦ) быел 1 декабрьгә кадәр 3 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Гомумән, хәзерге вакытта Бердәм исәп-хисап үзәге хезмәткәрләре 400 меңнән артык шәхси хисап белән эшли, үзәкнең шәһәр территориясендә 38 бүлеге бар, дип белдерде әлеге унитар предприятиенең директоры Глеб Латыйпов бүген мэриядәге «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә.
Аның сүзләренчә, Бердәм исәп-хисап үзәгенең структур подразделениеләренә гражданнар мөрәҗәгате буенча каралып, предприятие эшчәнлегенә бәйле 1,5 миллионнан артык документ бирелгән: йорт кенәгәсеннән белешмә – 378 меңнән артык, финанс-шәхси хисап – 253 меңнән артык, гаилә составы турында белешмә – 116 меңгә якын, бурычлар һәм өстәп исәпләнгән суммалар турында – 98 меңнән артык, яшәү урынына теркәлү турында - 50 меңнән артык, башка төр документлар 607, 6 меңгә якын данәдә бирелгән.
 Г.Латыйпов быел да торак милекчеләре ширкәтләренә һәм торак-төзелеш кооперативларына хезмәт күрсәтү эшен дәвам иттерелүен искәртеп, 1 декабрьгә кадәр 425 килешү төзелгәнен һәм моның узган елдагыдан 9 процентка күбрәк булуын хәбәр итте. Территориаль бүлекләр исә быел приватизацияләү буенча 7 меңнән артык документ кабул итеп, тиешле белешмәләр тапшырган.
Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, элек торак-эксплуатация идарәсеннән халыкның теге яки бу белешмәне алу өчен күргәннәрен җиде кат тәмугка керү белән чагыштырып булса, хәзер исә бу мәсьәләдә эш тиешле дәрәҗәгә  куелды. «Шул рәвешле, торак-эксплуатация идарәсенә бәйле түләүләрне Бердәм исәп-хисап үзәге төзеп тиешле дәрәҗәгә җиткерсәк, чиратта - сәламәтлек саклау өлкәсе. Дөрес, бу юнәлештә эш башланды, ләкин аны тиешенчә төгәлләп чыгарга кирәк», - дип басым ясап әйтте И.Метшин.