Социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән фатирлар белән ял көннәрендә дә танышырга мөмкин

Социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән фатирлар белән ял көннәрендә дә танышырга мөмкин

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Социаль ипотека программасы буенча Казанда үткәрелүче конкурсларда катнашучылар башкалабызның Авиатөзелеш районында төзелгән йортлардагы фатирлар белән 22 декабрьдә (шимбә) 12 сәгатьтән 15 сәгатькә һәм 23 декабрьдә (якшәмбе) 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр таныша ала, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте.