Яңа чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларының беренче җыелышы үткәрелде

Яңа мэр сайлау киләсе атнада уздырылачак Дума сессиясенә билгеләнгән, шәһәр башлыгы, шулай ук, Дума рәисе дә булачак
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасы II чакырылыш депутатларының сайлау кампаниясеннән соң беренче оештыру җыелышы булды.

Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин (аның вәкаләтләре яңа мэр сайланган көнгәчә дәвам итәчәге Казан шәһәре Уставында теркәлгән) рәислегендә барган үзара танышу һәм депутат таныклыкларына ия булу җыелышында башкаланың сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев, депутатлар сайлау кампаниясе мәсьәләсендә бернинди шикаять һәм судларга мөрәҗәгатьләр булмады, кандидатлар арасында үзара дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде, дип билгеләп үтте.

Депутатларны сайланулары белән котлап, И.Метшин, Дума составында Бөтенроссия сәяси партияләренең Татарстан төбәк бүлекләреннән “Бердәм Россия”/”Единая Россия” 42, “Гадел Россия”/”Справедливая Россия” 2, КПРФ һәм ЛДПР 3әр мандатка ия, шәһәр парламентында беренче тапкыр күп партияле составта эшләячәкбез, дип басым ясап әйтте. Депутатлыкларын раслый торган документларны тапшыргач, мэр: “Иң мөһиме – закон кысаларыннан чыкмаска. Татарстан башкаласы депутатлары алдагы 5 ел дәвамында бер-берсенә карата “кара” эшләрдән азат булып, сайлаучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, ышанычларын аклап хезмәт куйсын иде”, - дигән теләк белдерде.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе Илсур Метшин шушы партия вәкилләре булган депутатларга утырыштан соң ук җыелыш буласын игълан итте. Анда, аерым алганда, киләсе 5 еллык вакытка мэр сайлау буенча кандидат тәкъдим итү мәсьәләсе карала, чөнки ул вазифага Дума депутатлары арасыннан тәкъдим ителергә тиешле. Яңа мэр сайлау 27 октябрьдә үткәреләчәк Дума сессиясенә билгеләнгән, шәһәр башлыгы, шулай ук, Дума рәисе дә була.