Өлкәннәр ун көнлеге киң колачлы узачак, кеше ярдәменә мохтаҗларга игътибар биреләчәк

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан шәһәре социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова әнә шулай дип ышандыра

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Өлкәннәр көне уңаеннан, һәр елдагыча, 1-10 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында ун көнлек үткәрү күздә тотыла. Казан мэриясенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә бүген шул мәсьәлә буенча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан шәһәре социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова доклад белән чыкты.
И.Просвирякова, яшәү минимумыннан да кимрәк пенсия алучыларга өлкәннәр ун көнлеге кысаларында материаль ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде. Татарстан бюджетыннан 350 мең сум һәм пенсия фондыннан 264 мең сум күләмендә акчаны бүлеп бирергә ниятләнә, моннан тыш, шәһәр исеменнән шифаханә-курорт юлламалары, санитар-гигиена чаралары бирелә. Узган елдагыча, 100 яше тулган казанлыларга 1 мең сум күләмендә акча бирелә һәм аларны район хакимияте башлыклары барып, шәхси котлый.
«Узган елны 8,5 мең өлкән кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән, быел да ул эш читтә калмас: торак йортларны кышкыга җылыту, фатирларын җыештыру, кирәк урында электр чыбыгы сузу һ.б. төр ярдәм күрсәтү. Районнардагы социаль ярдәм хезмәткәрләре әби-бабайларга азык-төлек пакетлары өләшәчәк, өеннән чыгып йөри алмаган яки авырлык белән генә атлаган пенсионерларга ул көннәрне участок табиплары үзләре киләчәк. Шулар өстенә, мохтаҗларга «Бәхетле» кибетләрендәге социаль ашханәдә атнага 6 тапкыр кайнар аш ашап чыгарга була, шул исәптән 65 җәмәгать туклануы ашханәләрендә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә», - дип хәбәр итә Ирина Юльевна.