Өлкән яшьтәге казанлылар өчен октябрь башында махсус чаралар әзерләнә

Казанның һәрбер районында аерым мәдәни һәм спорт мәйданчыкларында өлкән яшьтәгеләр өчен төрле күңел ачу чаралары оештыру күздә тотыла

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 1-10 октябрь - Өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан, Казанның һәрбер районында аерым мәдәни һәм спорт мәйданчыкларында өлкән яшьтәгеләр өчен төрле күңел ачу чаралары оештыру күздә тотыла; бильярд буенча III Шәһәр турниры, 55 яшьне узганнар өчен футбол турниры да була, дип белдерде бүген Казан мэриясенең чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан шәһәре социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова.
Аның сүзләренчә, алдагы еллардагыча, быел да волонтерлар бригадалары, төрле оешмалар өлкәннәр өчен төрле чаралар әзерләүдә катнашачак. Студентлар исә ветераннар йортында яшәүче һәм ветераннар госпиталенда дәваланучы өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм концерты әзерлиләр. Шәһәрнең мәгариф идарәсе учреждениеләрендә ветераннар белән ихлас очрашулар үткәрү дә күздә тотыла.
Мәдәният идарәсенә караган учреждениеләрдә ретро-концертлар, ветераннар коллективлары чыгышлары, Идел өстендә теплоходта ял итеп йөрү кебек чаралар үткәреләчәк. Быел, шәһәрдә беренче тапкыр буларак, 177 нче яңа мәктәптә «Алтын еллар» дигән ветераннар хоры шәһәр фестивале уздырыла. Ветераннар өчен шәһәр күләмендә тынлы оркестр музыкасына кушылып бию кичәсе оештыру да планга кертелгән.
1 октябрь көнне исә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Өлкәннәр көне тантаналы рәвештә ачыла. Анда ветераннар хәрәкәте активистлары белән республика һәм шәһәр җитәкчеләре бәлән очраша, бәйрәм концертын тамаша кыла.