Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәр проблемаларын хәл итүдә Истанбул тәҗрибәсен өйрәнмәкче
Шул максат белән мэр Илсур Метшин җитәкчелегендәге делегация Төркиягә китте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Казан шәһәр проблемаларына уңышлы чишелеш эзләүдә Истанбул тәҗрибәсен өйрәнмәкче. Шул максат белән мэр Илсур Метшин җитәкчелегендәге делегация Төркиягә китте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Казан белән Истанбул – тугандаш шәһәрләр. Ике арада тугандашлык турында беркетмә 2002 елда имзаланган иде. Ике шәһәр арасында мөнәсәбәтләр шул документ нигезендә үстерелә. Моннан 1 ай элек Истанбул мэры Кадыйр Топбаш тормыш иптәше белән Татарстан башкаласында булып киткән иде. Төркия кунаклары “Изге Болгар җыены”нда һәм Казан Сабан туенда катнашты.
Казан делегациясе Истанбулга шәһәр мэры Кадыйр Топбаш чакыруы буенча китте. Кичә ике мэрның рәсми очрашуы да узган. Илсур Метшин кабул итүче якны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика, Казан халкы исеменнән сәламләгән.
Илсур Метшин “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге президенты буларак, Кадыйр Топбашка аны бөтендөнья оешмасының президентлыгына тәкъдим итүне хуплауларын белдергән хат тапшырган.
Казан делегациясенең 3 көнгә исәпләнгән сәфәр программасы бик тыгыз. Казанлылар Истанбулның Шәһәрне планлаштыру үзәгендә, Синан Эрдем исемендәге спорт комплексында, “Флорья “ социаль комплексында, “1453 ел панорамасы” дигән тарихи музейда, Топкапы шәһәр паркында, “Medical Park” хастаханәсендә булырга планлаштыра. Ататөрк аэропорты һәм Хәрәкәтне контрольдә тоту үзәге районында юлъаергычларны өйрәнү программада аерым пункт итеп каралган. Илсур Метшин белдерүенчә, бүген шәһәрдә транспорт агымы белән идарә итү тәҗрибәсен өйрәнү аеруча мөһим. Моңа Татарстан башкаласында автомобильләр саны арту һәм якынлашып килүче Универсиада этәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз