Быел Казандагы 17 мәктәп (19 бина) һәм тагын 4 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла

Казан мэриясенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәктәпләр һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасы үтәлеше каралды

 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Президенты Р.Миңнеханов башлангычы белән кабул ителеп, республикада 2012 елда гамәлгә кергән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы 5 елга исәпләнгән. Шул арада, 3 елда, Казанда программага кертелгән иске (исемлеккә кертелгәндә төзелгәненә кимендә 30 ел булуы шарт иде) мәктәпләрнең 66 проценты төзекләндерелгән. Төгәлрәге, 2 млрд сумга 88 (башта - 44, 2013 елда - 19, былтыр - 25) мәктәптә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Быел исә 17 мәктәп (19 бина) һәм, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, тагын 4 балалар бакчасында шундый эшләр үткәрелә. Шуңа 504 млн сум акча каралган.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин шулар буенча хисап белән чыкты. Аның сүзләренчә, һәр 23 объектта да эшләр башланган, барлыгы 61 процентка башкарылган. Капиталь төзекләндерүдә 8 төрле эш башкару каралган: түбә һәм керү урыннарын төзәтү, тәрәзәләрне һәм эчке ишекләрне алыштыру, санузелларны, шулай ук су үткәргеч, канализация, җылыту торбалары, электр челтәрләре ише эчке инженерлык коммуникацияләрен, фасадны төзекләндерү, нигезнең су акмас өчен ясалган ныгытмасыннан ремлонтлау. Яңа уку елы башланганчы эшләрне төгәлләү бурычы куелган һәм шул юнәлештә эшләр башкарыла.