Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Казанның Җиңү паркында “Хәтер шәме” акциясе, митинг була

Аны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы, ТР РОСТО (ДОСААФ), “Патриот” үзәге, “Кар десанты” яшьләре оештыра
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Бүген илдә - Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан, сәгать 10да Казанның Җиңү паркында ветераннар, студентлар һәм Казан гарнизоны хәрбиләре катнашында “Хәтер шәме” акциясе һәм митинг башлана.

Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарны Мәңгелек уттан ут элдергән “хәтер шәме” янында бер минут тынлык белән искә алу, бүген ирекле илдә яшәеш өчен шәһид киткәннәр турында хәтер яңартып, алар хөрмәтенә веноклар, чәчәкләр салу оештырылачак.

Фашист Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенең 69 еллыгына бәйле бу акцияне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы, ТР РОСТО (ДОСААФ), Республиканың “Патриот” үзәге, “Кар десанты” яшьләре оештыра. ТР РОСТО (ДОСААФ) хәбәр иткәнчә, Җиңү паркына бүген, шулай ук, республика патриотларының палаткалар җыенында катнашучы яшьләре, эзтабарлык отрядлары, иҗтимагый оешмалар егетләре һәм кызлары, казанлылар җыелачак.