^Кол Шәриф мәчете ачылу белән бәйле рәвештә Казан үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк

^Кол Шәриф мәчете ачылу белән бәйле рәвештә Казан үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бу көннәрдә Казанга Кол Шәриф мәчете ачылу тантанасына (24 июньдә ачыла) күпсанлы Россия һәм чит ил делегацияләре килә. Моның белән бәйле рәвештә якындагы ике көндә Казан үзәгендә автотранспорт хәрәкәте катлауланачак. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе 23-24 июньдә шәһәр үзәгенә йөрүдән тыелып торырга киңәш итә.

24 июньдә 9-14 сәгатькә кадәр автотранспорт өчен Ярминкә мәйданы тулысынча, ә янәшәсендәге урамнар өлешчә ябылачак. Шәһәрлеләр һәм кунаклар бәйрәм чаралары үткәрелү урынына цирк һәм Болак ягыннан оештырылган алты пункттан керә ала.