news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре Думасының кырыгынчы сессиясе үткәреләчәк

Дума президиумы утырышында аны үткәрү көне хәл ителде

           (Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасы президиумы утырышы булды. Анда шәһәр Башкарма комитеты әгъзалары, шәһәр прокуроры, депутатлык берләшмәләре вәкилләре дә катнашты. Мэр Илсур Метшин рәислегендә барган утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә куелган иде.

 

Аерым алганда, шәһәр Думасының кырыгынчы сессиясен үткәрү көнен билгеләү, көн тәртибенә куелган мәсьәләләр, алар буенча чыгыш ясаучылар һәм сессиянең эшче органнарын формалаштыру; 2008 елдагы эшчәнлекләре буенча сайлаучылары алдында депутатларның хисап ясаулары нәтиҗәләре буенча мэр урынбасары Людмила Андреева сүз алды. Президиум чираттагы сессияне 29 апрель көнне сәгать 10нан башлап үткәрү турында карар кабул итте. Узган елны депутат запрослары белән эшләү буенча исә шәһәр Думасы законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең яңа рәисе Петр Никулин хисап ясады.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot