“Универсиаданың 4 көне” өйрәнүләренең финалы җитте

Бүген “Казан” халыкара аэропорты белән Универсиада авылы үзенең әзерлеген тикшереп карады

 (Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Универсиада алдыннан оештыручыларның һәм Уеннар белән идарә итү системасы әзерлеген тикшерү-тестлаштыру максатыннан, бүген һәм иртәгә Казанда “Универсиаданың 4 көне” өйрәнүләренең 3 нче һәм 4 нче көннәре, ягъни финалы уздырыла. Бу Универсиаданың 40 спорт объектына, шулай ук “Кazan Arena” стадионы, “Казан” халыкара аэропорты, Универсиада авылы кебек объектларга, барлык төр персоналга, службаларга кагыла. Өйрәнүләр барышы, реаль масштабны тояр өчен, спорт һәм спортныкы булмаган программалар расписаниесен кабатлаган махсус сценарий буенча бара.

Бүген исә ул 17 спорт төре буенча 32 спорт объектында уза һәм анда 985 кеше катнаша, шул исәптән 809 спортчы, 125 команда вәкиле, 51 судья-сәркатиб. Спорт чараларына Казан каласы, Арча, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара, Саба районнары балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең, тагын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы карамагындагы мәктәпләр рәсми вәкилләре һәм спортчылары җәлеп ителә.

Моннан тыш, бүген “Казан” халыкара аэропорты белән Универсиада авылы үзенең әзерлеген тикшереп карады. Аерым алганда, башкаланың һава капкасы аша килүче спорт делегацияләрен каршы алу һәм тиешле урынга озатып җибәрү, спортчыларны теркәү, багажларын карап-тикшерү һәм теркәү кебек процедуралар уздырды. Спортчылар ролендә исә 950 статист, 30 хезмәткәр һәм 50 волонтер катнашты.

Халыкара мәгълүмат үзәгендә спортчыларга аккредитация бейджлары тапшыру, Универсиада авылы корпусларына кертеп урнаштыру кебек чаралар сыналды. Аэропорт һәм Универсиада авылындагы чаралар журналистлар күзәтүендә узды.

Иртәгә исә Универсиада авылындагы төп ресторанда өйрәнүләр үткәрелә: кунакларны иртәнге, төшке, кичке аш белән сыйлап, килеп чыгарга мөмкин булган теге яки хәлдә нәрсә эшләргә икәнлеген сыныйлар. “Кazan Arena” стадионында тамашачыларны утыртып Универсиаданы ачу тантанасын “уйнап” карау, спортчылар парады репетициясе дә иртәгегә билгеләнгән. Шул рәвешле, иртәгә 6 июль көнен расписаниесе буенча эш барачак.