Казан шәһәре Думасының 51 нче сессиясе була

Көн тәртибенә дистәгә якын мәсьәлә чыгарылган
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ратушасында сәгать 1дә Казан шәһәре Думасының 51 нче сессиясе башлана. Анда “2008-2010 елларга Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын һәм сулыкларда куркынычсызлык тәэмин итү” шәһәр максатчан программасының үтәлеше; 2010 елда Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясенә әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә ярдәм чаралары; Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бер мандатлы сайлу округлары схемаларын раслау турында сүз булачак.

Депутатлар, шулай ук, “2010 елга муниципаль милекне приватизацияләүнең фаразланган планы (программасы) турында”гы шәһәр Думасының карарына һәм быелгы шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү буенча эшләячәк. Тагын “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖнең, “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” муниципаль унитар предприятиесенең 2010-2012 елларга каралган инвестицион программалары да үзгәрешләр кичерәчәк. Казан шәһәрендә төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасында үзгәрешләр булачак.

Җыеп кына әйткәндә, сессиянең көн тәртибенә дистәгә якын мәсьәлә чыгарылган.