news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның кайбер урамнары ябыла

Монысы яңа коммуникацияләр үткәрү һәм гамәлдәге инженерлык системаларын төзекләндерүгә бәйле

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Казанда, яңа коммуникацияләр үткәрү  һәм гамәлдәге инженерлык системаларын төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә, кайбер урамнар вакытлыча ябылып тора.

 

Җылылык трассасын төзекләндерү сәбәпле, 22-24 май көннәрендә 3-я Владимирская ур. буенча Халитов ур., 7 нче йорт турысындарак; канализация системасының яңасын салу эшләренә бәйләп, 22-24 майда Межлаук ур. 3 нче йорт тирәсендә этаплап; телефон элемтәсенең кабельләрен салу сәбәпле, 23 һәм 24 майда Чишмәле ур. буйлап Фучик урамы белән кисешкән турыгача юллар ябыла. Канализация коллекторына яңа шахта салу исә 16 май көнне үк Учительская ур. буйлап Шевченко ур. белән кисешкән турыда юлны ябарга мәҗбүр иткән һәм бу 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.      

             

.

news_right_1
news_right_2
news_bot