news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Киров районының Бишбалта бистәсендәге кайбер урамнарга көндез су бирелмәячәк

Сәбәбе – гамәлдәге су үткәргечкә яңасын тоташтыру

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Казанның Киров районы Бишбалта бистәсендәге кайбер урамнарга, Кызыл Армия һәм Клара Цеткин урамнары чатында гамәлдәге су үткәргечкә яңасын тоташтыру сәбәпле, 22 май көнне сәгать иртәнге 9дан кичке 6га кадәр кайбер урамнардагы торбаларга су бирелми. Аерым алганда, бу уңайсызлыклар түбәндәге урамнарга кагыла:

 

- Мало-Московская ур.,

- Клара Цеткин ур.,

- Урицкий ур.,

- Большая ур.,

-  Иовлев ур.,

- Серп и Молот/Урак һәм чүкеч ур.,

- Кызыл Армия ур.,

- Адмиралтейская ур.,

- Милицейская ур.,

- Столяров ур.,

- Поселковая ур.,

- Кр.Химик ур.

Шәхси йортлар  секторында:

            - Карельская ур.,

- Брюсов ур.,

- Казакъ ур.,

- Военная ур.,

- Чистоозерская ур.,

 

Нәтиҗәдә, 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы, 2 поликлиника, күп фатирлы 50ләп йорт көне буена сусыз калачак. Шулай да, Клара Цеткин ур., 11 нче йорт адресы буенча автоцистерна белән су китертү планлаштырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 

Вакытлыча уңайсызлыклар китергәне өчен “Фодоканал” предприятиесе ул урамнарда торучылардан гафу үтенә һәм алдан ук су җыеп куярга кирәклеген искәртә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot