И.Метшин: «Кризис килә дә китә, ә архитектура – мәңгелек»

Казан Ратушасында Мэр Грантына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне котлау-бүләкләү тантанасы булды

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан Ратушасында быел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары, аспирантлары һәм әлеге уку йортын күптән түгел тәмамлап чыккан яшь белгечләр арасында Мэр Грантына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне котлау-бүләкләү тантанасы булды. Әлеге грант исә аларга дөньяның иң зур архитектура компанияләрендә белем алу, стажировка узу хокукы бирә.
 
 15 май көнне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри, аларның үзләре белән очрашып һәм тәкъдим иткән эшләрен яклауларына карап, 69 конкурсанттан 25ен сайлап алган, алар бүләкләнгән иде. Әңгәмәләшү нәтиҗәсендә, дипломлы белгечләрдән 2 конкурсант һәм 4,5 нче курс студентлары арасыннан  8 студент сайлап алынган. Тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, Казан мэрының архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Татьяна Прокофьева  сүзләренчә, тагын 2 студент җиңүчеләр рәтенә кертелгән. Аның сүзләренчә, республика башкаласындагы архитектура-проектлау оешмаларында сыйфатлы кадрлар әзерләүне максат итеп 3 ел рәттән үткәрелә торган әлеге конкурска тапшырылган эшләрнең сыйфаты һәм катнашучылар саны елдан-ел арта бара, яшь архитекторлар һәм студентлар арасында көндәшлек, димәк, кызыклырак идеяләр тәкъдим итүгә этәргеч бирә. Нәтиҗәдә, быел 10 студент һәм 2 белгеч Лондонның танылган «Atkins» белән «Populous» архитектура компанияләренә осталыкка өйрәнү, архитектура өлкәсендә  «шомару» өчен китәчәк, ә дипломлы 2 белгеч чит ил югары уку йортларына яки озак вакытка чит илдәге зур компанияләргә стажировка узу өчен юл алачак. 

 Җиңүчеләрне Ратушадагы тантанада котлап, мэр Илсур Метшин: «Без эш нәтиҗәләре белән бик канәгать, ләкин лаеклыларның барысын да җиңүчеләр рәтендә бүләкли алу мөмкинлегебез чикле булуга канәгать түгел», - дигән фикерен белдерде. Шундый югары дәрәҗәдә белгечләр һәм уйлый белә торган сәләтле студентлар тәрбияләгән өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының профессор-укытучылар составына, деканат һәм проректоратка олы рәхмәтен җиткереп, элек конкурста җиңү яулап укып кайтканнарны күзәтеп барылуы, әйтик, Швейцария архитектура академиясендә Грант буенча белем эстәүчеләрнең каникуллары вакытында бергә очрашып, фикер алышулары хакында әйтте. «Ничек кенә булмасын, шундый югары дәрәҗәдә белем алганнарның, тәҗрибә туплаганнарның кайтып, Ватаныбызда эш күрсәтүләрен көтеп калабыз, өмет баглыйбыз, чөнки әйбәт белгечләргә ихтыяҗ бар», - диде мэр һәм бу юлы эшләрне сайлаганда инженер-архитекторларга игътибар бирелүен белдерде. Кризис килә дә китә, ә архитектура – мәңгелек, диде мэр архитекторларның эше ни дәрәҗәдә җаваплылыгына ишарәләп.