news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Африка кыйтгасында - "үз кеше"

Рушания АЛТАЙ

Африка илләре Төркияне үзләренә юл күрсәтүче ил буларак күрә. Узган атна ахырында Истанбулның атаклы “Чыраган” сараенда үткән “Төркия- Африка хезмәттәшлек уртаклыгы” конференциясендә Африка илләре министрларының бәяннәре моңа ачык мисал.
Әлеге җыенга 54 Африка иленең тышкы эшләр министрлары белән бергә Африка Берлеге Комиссиясе, Ислам хезмәттәшлек Берлеге кебек халыкара корылышларның җитәкчеләре катнашты. Утырыш Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглуның чыгышы белән башланып китте. Ул: “Африка - Төркия өчен чит-ят кыйтга түгел. Тарихта якын мөнәсәбәтләребез булганлыгы билгеле. Бүгенге көндә без Африка илләре белән тыгыз элемтәләребезне дәвам итәбез. Африкадагы төрек илчелекләренең саны элеккеге елларда 12дән артмаган булса, бүген алар 33кә җитте. Алдагы елларда тагын 11 Африка илендә төрек бөекилчелеге ачарга планлаштырабыз. Мәгариф өлкәсендә дә африкалылыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Бүгенге көндә 2500 африкалы студент төрек югары уку йортларында белем алса, Африканың 37 илендә төрек хосусый мәктәпләре эшли. Африка илләре белән икътисади хезмәттәшлекне арттыруга да зур әһәмият бирәбез,” - диде. Төрек министры чыгышыннан соң сүз бирелгән Африка Берлеге президенты, Экваториаль Гвинея Җөмһүрияте тышкы эшләр министры Eustaquio Nseng Eson Африканың тиешле үр яулавында Төркиянең зур тәэсире булганлыгын белдерде. Ул: “Африка дөнья тарихында әһәмиятле урын тота. Кызганыч ки, Африка илләренең үткәнендә коллык кебек авыр көннәр дә булды. Узганнан калган бу проблемалар сәбәпле, Африка бүген дә тотрыксызлык мәсьәләләре белән көрәшә. Шуңа да карамастан, киләчәккә якты өмет баглап, Кытай, Һиндстан, Япония кебек чит илләр белән стратегик хезмәттәшлек элемтәләре кора башлады. Хәзер Африка яңа чор кичерә. Бу процесста Төркия белән хезмәттәшлекнең әһәмиятен аңлатып бетерерлек түгел”, - диде.
Конференциядә төп доклад белән чыгучыларның берсе булган Африка Берлеге Комиссиясе Тынычлык һәм Иминлек Советы комиссары Ramtane Lamamra Төркиягә Африка кыйтгасындагы җан өшеткеч мәсьәләләргә битараф калмавы, аеруча кытлык кичергән Сомали халкына зур ярдәм күрсәткәне өчен чиксез рәхмәтен белдерде. Ул: “Африка белән Төркиянең тыгыз элемтәләре 2005 елны Төркиянең Африка елы игълан итүе һәм 2008 елда Африка Берлегенең Төркияне стратегик уртаклыкка алуы белән башланып киткән иде. Шул көннән бирле Төркиянең Африкага карата тышкы сәясәте икътисад һәм сәүдә тармагы белән генә чикләнмәде. Сәламәтлек, җир эшкәртү, игенчелек, энергетика, милли мәгариф кебек тармакларны үстерү, тынычлыкны һәм тотрыклыкны саклау өлкәләрендә Төркиядән зур ярдәм күрдек,” – дип чыгыш ясады. Африка илләре министрларының нотыкларыннан Төркияне һәр тармакта әйдәп баручы, авыр вакытта ярдәм кулын сузучы, сәяси һәм иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүдә үткен методларга ия ил буларак күргәнлекләре аңлашыла.
Конференция эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак Төркия һәм Африка илләре министрлары террорчылык, законсыз юллар белән мигрантларның ил алыштыруы, хатын-кыз һәм наркотик матдә сәүдәсе, шулай ук законсыз утлы корал сәүдәсе, диңгез пиратлары кебек илләр һәм халыкларның эчке, тышкы иминлегенә куркыныч тудыручы факторлар белән көрәштә уртак эш алып бару карары алынды.
Төркия Африка кыйтгасында тынычлыкны саклау һәм иминлек булдыруга бөтен мөмкинлекләре белән ярдәм итәчәген белдерде.
Бу җыенда 2013 елда чираттагы "Африка-Төркия саммиты"н Африкадагы бер илдә үткәрергә дигән карарга киленде. Министрлар Африка һәм Төркия медиакомпанияләре арасындагы элемтә вә хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан "Төркия-Африка медиа форумы" оештырырга кирәклеген ассызыкладылар. Шул исәптән, Африка Берлегенең Күпъяклы хезмәттәшлек комитеты белән Төркия хөкүмәте арасында кайбер проектларның тормышка ашуын тикшерү өчен Эфиопия башкаласы Аддис-Абебада 2012 елның сентябрендә махсус җыен уздырырга аңлаштылар.
Резолюциядә Төркия белән Африка илләре арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерү, мәдәни багланышларны ныгыту карарларыннан, Төркия дәүләтенең югары уку йортларында бөтен Африка илләре студентлары өчен квота күләмен арттырачагы, Африка илләрендә төрек университетлары ачачагы карары да урын алды. Шулай ук Төркия Африка илләре өчен виза режимына үзгәрешләр кертергә, товарларны чиктән уздыру кулайлыкларын булдырырга вәгъдә бирде.
Конференциянең өченче көнендә Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу африкалы кунакларны үзе туып-үскән тарихи Конья шәһәренә кунакка алып китте.
Тарих сәхифәләренә күз салсак, Төркиянең йөз еллар буенча төньяк Африка төбәгендә әһәмиятле роль уйнаганлыгы мәгълүм. Госманлы империясе таркалгач, төрекләр Африка илләре белән элемтәләрен ныгытуны байтак еллар артык кирәксенмәде. Гаделлек һәм үсеш партиясе дәүләт хакимиятенә килгәч, төрек хөкүмәте игътибарын күбрәк Африка илләренә юнәлтә башлады. Элгәре көннәрдә гарәп дөньясы белән тыгыз мөнәсәбәт урнаштырса, соңгы елларда бөтен Африка кыйтгасы илләре белән якынлашырга омтылуын күрәбез. Төркия 1998 елдан бирле дөньякүләм оешмаларның Африкада тормышка ашыра торган проектларына катнашып килә. Шулай ук Бөтендөнья банкы тарафыннан Африка өчен әзерләнгән планны хуплавы, хәтта кайбер мәсьәләләрдә хәлиткеч роль уйнаганлыгы билгеле. Фәкать соңгы вакытта Төркия Африка кыйтгасы өстендә "Африка стратегиясе" дип аталган бәйсез сәясәт алып бара башлады. Аның төп максаты - сәүдә юлларын киңәйтү, икътисади багланышларны ныгытып, үз иленең икътисади куәтен арттыру булса да, Африкага карата комплекслы сәясәт алып баруны өстен күрә. Биредә мәдәният, фән, техника, мәгариф, сәламәтлек, игенчелек, энергетика өлкәләре дә читтә калмый. Ә иң мөһиме - сәяси мөнәсәбәт. Төркия, Африка кыйтгасындагы бөтен илләрне үз янына алып, дөнья сәясәт сәхнәсендә көчле партнер буларак роль алырга тели кебек.
Бу җәһәттән, Төркия дәүләт эшлеклеләре Африка илләренә рәсми сәфәрләрен ешайттылар. Әйтик, 2009 елның көзендә тышкы сәүдә министры Зафәр Чаглаян Ливия, Мисыр, Алжир, Көньяк Африка Җөмһүрияте илләрендә йөреп кайтты. Ул киләчәктә бөтен Африка илләренә эшлекле сәфәрләр оештырырга ниятли. Шул ук елның февраль аенда Төркия Илбашы Абдуллаһ Гүл Кения белән Танзания илләренә сәфәр кылды. Быел премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоган Көньяк һәм Төньяк Африка илләрендә рәсми сәфәрләрдә булды.
Төркия өчен Африка - перспективалы яңа базар, дәүләт төрек эшкуарларының яңа форсатлардан оста файдалануын тели. Моның өчен кирәкле җирлек тудырылган: Төркия күп кенә Африка илләре белән "уртак икътисади комитетлар" корды, аларның кайберләре белән ирекле сәүдә мөмкинлекләре буенча рәсми килешүләр имзаланырга тора. Төрек эшкуарлары һәм сәнәгатьчеләре конфедерациясе ТУСКОН төрек һәм африкалы эшкуарлар өчен әледән-әле төрле очрашулар, конференцияләр, утырышлар оештырып тора.
Төркиянең Африка белән сәүдә әйләнеше 1990-2008 елларда арасында 8 мәртәбә арткан. Африка илләрендәге төрек инвестициясе бүгенге чорда якынча 1 миллион АКШ доллары тәшкил итә. Агымдагы елның беренче 10 аенда Төркиянең Африка белән сәүдә әйләнеше күләме 14,3 миллард долларга җиткән. Ел ахырында ул 17 миллиард доллар тирәсендә булыр дип көтелә. Төркия 2014 елда Африка белән тышкы сәүдә күләмен 50 миллиард долларга җиткерергә тели.
Төрек дәүләте Африка илләренең тәррәккыяткә ирешүен теләгәнлеген бәян итә. Моны коры сүз белән генә түгел, гамәлдә дә күрсәтергә тырыша. Африка илләренә ярдәм күрсәткәне өчен ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек Шурасының даими булмаган әгъзалары арасына алынды. Шул рәвешле, Төркия БМОда Африка мәнфәгатьләрен яклаячагын белдерә. Моннан тыш, Төркия, Африка илләрен кайгыртучы күп кенә халыкара оешмаларның проектларында да урын алып, Африка халкының сәламәтлеген саклауга, яхшы туклануын оештыруга, мәгарифнең алга китүенә өлеш кертергә омтыла. Шулай ук Африка илләре товарларын Төркия аркылы дөнья базарына чыгарып, бу "кара кыйтга" халкының тормыш-көнкүреш сыйфатын күтәрүгә хезмәт итмәкче. Аңлашылганча, “Төркия-Африка хезмәттәшлек уртаклыгы” конференциясенең Төркиядә үткәрелүе юкка түгел.

Рушания АЛТАЙ,
Истанбул

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100