Казан тимер юлчылары пассажир поездлары йөри торган куркыныч участокларны бетерү өстендә эшли

Казан тимер юлчылары пассажир поездлары йөри торган куркыныч участокларны бетерү өстендә эшли

(Казан, 20 май, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә Казанның тимер юлчылары Н.Ершов урамы тирәсендәге тимер юл буендагы авыш җирләрне ныгыту белән шөгыльләнә. "Россия тимер юллары" ААҖ әлеге эшләрне башкару өчен 200 миллион сум акча бүлеп биргән. Бүгенге көндә акчаның яртысы үзләштерелгән. Эшләр башкаланың 1000 еллыгы белән бәйле, Казанның Горький тимер юлы бүлегендә юбилейга пассажирлар өчен куркыныч янаучы объектлар калырга тиеш түгел, дип саный.

Авыш җирләрне кар сулары юдыра, нәтиҗәдә поездларга куркыныч яный. Быел аларны заманча габион технологиясе - "Рено матраслары" (бут ташы тутырылган конструкция) белән ныгыталар. Әлеге ысул бетон плитәләргә караганда ышанычлырак.