Кулланучылар белән эшләүнең юридик мәсьәләләренә багышланган семинар була

Семинар темасы мебель җитештерү һәм аны сатуда, ишек-тәрәзә ясау һәм аларны урнаштыруда килеп чыккан каршылыкларга, проблемалы мәсьәләләргә багышлана

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 26 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә «Сувар-Плаза»ның бизнес үзәгендә (Спартаковская ур, 6) башланачак әлеге чарада мебель җитештерү һәм аны сатуда, ишек-тәрәзә ясау һәм аларны урнаштыруда килеп чыккан каршылыклар, проблемалы мәсьәләләр карала. Проблеманың юридик ягы яктыртылганга, ул, беренче чиратта, шул өлкәдә эшләүче җитәкчеләргә, сәүдә бүлекләре хезмәткәрләренә, гомумән, сатып алучылар һәм заказчылар белән килешүләрне бөтен таләпләргә туры китереп, ягъни грамоталы итеп төзү белән кызыксынганнарга файдалы булачак. Семинар сорау-җавап рәвешендә уздырылачак.
Шул хакта хәбәр иткән Казан шәһәренең рәсми сайты мәгълүматларына караганда, кулланучылар базарында закон һәм кабул ителгән нормаларны бозу очракларын ачыклау белән шөгыльләнә торган күзәтү органнары вәкилләре семинарда чыгыш ясаячак. Семинарга килүчеләргә катнашучы буларак сертификат биреләчәк.
«Кулланучылар белән эшләүнең юридик аспектлары» дигән темага үткәреләчәк бу семинар Казан шәһәре Башкарма комитеты теләктәшлегендә оештырыла.
Элемтәгә керү өчен тел.: 299-72-31, 299-70-31.