Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэриясе башкала киосклары язмышын хәл итә
Казан мэриясе башкала киосклары язмышын хәл итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан хакимиятендә үткән “эшлекле дүшәмбе”дә соңгы айларның иң кискен проблемаларының берсе саналган Казанда кагыйдә бозып эшләүче киоскларны ябу мәсьәләсе каралды. Анда Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Нуретдинов “Казан территориясендә ваклап сату челтәре объектларын урнаштыруны тәртипкә салу чаралары турында”гы проектны тәкъдим итте.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 1400дән артык ваклап сату объекты исәпләнә. Аларның 1211дә хокукый документларының вакыты чыккан. 618е кагыйдә бозып урнаштырылган: 497есе “кызыл линияләр”дә урнашкан, ә 90ы – мөстәкыйль рәвештә куелган. Киоскларның 55 процентында чүп-чар чыгаруга килешүләр юк, ә 20 проценты шәһәр электр челтәренә законсыз тоташкан.
Кагыйдә бозулар әле моның белән генә тәмамланмый: лареклар тукталыш платформаларында урнаштырыла. Бу исә пассажирлар транспортка кергәндә яки чыкканда комачаулык итә. Киоск сатучыларының күпчелегендә медицина кенәгәләре юк (рейд барышында тикшерелгән 735 сатучы арасыннан 428нең медицина кенәгәсе булмаган). Еш кына киоскларда сатыла торган продукциянең җитештерелүен һәм сыйфатын раслаучы документлар булмый.
“Шәхси эшкуарларның 80 проценты үзләре үк намуссыз хезмәттәшләренә зарлана. Киосклардагы санитария кагыйдәләренә каршы шартларын гына күрегез – соңгы рейд вакытында фарш идәндә ята иде, итне газетага төреп саталар, ә бит кешеләр шуны сатып ала! Ирексездән санитария-эпидемиология күзәтчелеге кая карый дигән сорау туа”, - дип белдерде ачу белән Казан мэры Илсур Метшин.
Шул ук вакытта Казанда сәүдә өлкәсе соңгы ун елда зур үзгәрешләргә дучар булды. Бүген башкалада 850 мең квадрат метрдан артык мәйданда 4200дән артык кулланучылар базары объекты бар. 2006 елда 180 мең квадрат метрда тагын 80 сәүдә предприятиесен сафка бастыру ниятләнә. Шулай булгач, цивилизацияле шартларда сату урыннары җитәрлек.
“Казан территориясендә ваклап сату челтәре объектларын урнаштыруны тәртипкә салу чаралары турында”гы проект кагыйдә бозып урнаштырылган киоскларны ябуның төрле вакытларын билгели. Әйтик, үз ирекләре белән куелган объектлар (Казанда андыйлар 90) - 2006 елның 1 ноябренә кадәр, эре транспорт магистральләренә урнашканнары – 2007 елның 1 мартына кадәр, шәһәр төзелеш регламентына туры килмәгән объектлар 2008 елның 1 гыйнварына кадәр алынырга тиеш.
Казан мэриясе шәһәр төзелеше регламентына каршы килми торган һәм эре транспорт магистральләренә урнаштырылмаган объектларның хуҗаларына 2012 елның 1 гыйнварына кадәр һәм 2008 елның 1 гыйнварына кадәр объектның архитектур йөзен итешле дәрәҗәгә китерү шарты белән җир мәйданнары бүлеп бирәчәк. Хәзерге вакытта Казан өчен яраклы сәүдә нокталары проектлары эшләнә.
“Киоскларны сүтү һәм аларны саклау өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыкларга күчереп утырту – шәһәр хакимияте бурычы гына түгел, бу эшкә эчке эшләр идарәсе, прокуратура, җир күзәтчелеге хезмәте дә кушылырга тиеш”, - дип ассызыклады Айрат Нуретдинов.
Казан мэриясе шәхси эшкуарларга югалтачак киосклары урынына түбәндәге өстенлекләрне тәкъдим итә: күп фатирлы торак йортларның беренче катларында минимаркетлар төзү һәм аларны торак фондтан торак булмаганга күчерү өчен фатирлар сатып алу; ваклап түләү шарты белән сатуларга цоколь биналар һәм ирекле җир мәйданнарын чыгару - хәзерге вакытта Казан буенча шундый 78 объект чыгарылган; ирекле җир мәйданнарын да сатуларга чыгару.
“Тикшерүче органнар безнең законсыз урнаштырылган киоскларга каршы көрәш чараларына аңлап карарга тиеш. Ларекларга бәйле тәртип миңа гына кирәк түгел. Без, беренче чиратта, башкала халык һәм шәһәребезнең йөзе турында кайгыртабыз. Закон катгый, әмма бу - закон”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз