Илсур Метшин: “Казанда укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү системасы тәртипкә салыначак”

Илсур Метшин: “Казанда укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү системасы тәртипкә салыначак”

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). “Казанда укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү системасы тәртипкә салыначак”, - дип хәбәр итте бүген шәһәр хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбедә” Казан мэры Илсур Метшин.

Бүгенге көндә шәһәр районнарында укучыларны тукландыруның сыйфаты да, бәясе дә төрлечә. Хәлләрне яхшы якка үзгәртү өчен, Казанда район социаль туклану структураларын кушу юлы белән “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” төзелгән.

“Башкалада укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү дәрәҗәсе түбән. Мәктәп ашханәләре торышы бик начар, ә бу, беренче чиратта, балалар сәламәтлегендә чагыла. Без бу хәлне үзгәртергә телибез”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Бүген “эшлекле дүшәмбе”дә “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” җитәкчесе итеп Марат Каһарманов билгеләнде. Элегрәк ул Түбән Камада эшләгән, үз вакытында Харьков җәмәгать туклануы институтын һәм Саратов Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

“Белешмә өчен, Түбән Камада укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү 82 процент булган. Бу - республика шәһәрләре арасында иң югары күрсәткеч. Узган ел Түбән Кама мәктәпләрендәге аш пешерүчеләрнең хезмәт хакы 4700 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: Казанда хезмәт хакы 2000 сум”, - дип шәрехләде яңа билгеләүне Казан мэры.

“Укучыларның туклану мәсьәләсе буенча минем фикерем сезгә билгеле. Без балаларны төрлечә киендерә алабыз, алар үз сәләтләре буенча төрлечә укый ала, әмма без аларны мәктәптә бертөрле тәмле ашатырга тиешбез”, - дип билгеләде Илсур Метшин яңа структура өчен бурычларны.