news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Гыйльманов "Казгорэлектротранс" МУПнең генераль директорының беренче урынбасары итеп билгеләнгән

Шамил Гыйльманов "Казгорэлектротранс" МУПнең генераль директорының беренче урынбасары итеп билгеләнгән

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 25 гыйнвардан башлап транспорт һәм элемтә комитетының элеккеге рәисе Шамил Гыйльманов "Казгорэлектротранс" МУПнең генераль директорының беренче урынбасары вазифаларын үтәргә керешә.

Искә төшереп үтәбез, күптән түгел әлеге комитет рәисе итеп "Казгорэлектротранс" МУПнең элеккеге генераль директоры Айдар Габделхаков билгеләнгән иде. "Казгорэлектротранс" МУПесен (хәзер бу предприятие “Казан электр транспорты” МУП дип атала) Асфан Галявов җитәкли. Шамил Гыйльманов аның беренче урынбасары булып эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot