Казанда өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе булачак

Ярминкәдә 13 предприятие 291 эш урыны тәкъдим итәргә әзер һәм Казандагы барлыгы 53 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре килер дип көтелә

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә 10.00-14.00 сәгатьләрдә Казан мәшгульлек үзәге, Россия пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге белән берлектә, өлкән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырачак. Химиклар мәдәният йортында булачак ярминкәдә исә 13 предприятие вәкиле 291 эш урыны тәкъдим итәргә әзер. Алар өчен, шулай ук, мәшгульлек һәм пенсия белән тәэмин итү, социаль яклау хезмәте белгечләре консультацияләр үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Вакансияләр ярминкәсенә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе, 1 нче троллейбус депосы, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “МИ вертолетлары” фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖ, “Каздорсервис” ҖЧҖ, ”Тенториум” 1 нче умартачылык компаниясе, “Татхимфармпрепараты” ААҖ һәм Казандагы барлыгы 53 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре килер дип көтелә.