«Иске шәһәрнең яңа әкиятләре» китабын балалар һәм өлкәннәр бергәләп яза

Гаилә елында Казан хакимияте шәһәр конкурсы үткәрә һәм анда һәр бала катнаша ала

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Яз башында башланып киткән «Иске шәһәрнең яңа әкиятләре» иҗат конкурсының I этабы 30 сентябрьдә төгәлләнә, дип хәбәр итте бүген Казан мэриясендә булган брифинг барышында конкурсның жюри рәисе – Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева.
Алдан игълан ителгәнчә, Казанның мәдәният идарәсе Гаилә елында балаларның һәм аларның өлкәннәр белән берлектә, ягъни гаилә белән иҗат иткән әкиятләренә конкурс оештыра. Казанлыларның татар һәм рус телләрендә язылган әкиятләрен жюри сайлап алып, аерым җыентык итеп бастыра. Яшь казанлылар язган әкиятләр 2 мең тираж белән дөнья күрәчәк һәм аларның бер өлеше авторларга, бер өлеше Казан китапханәләренә, шәһәр исеменнән аерым очракларда лаеклыларга бүләк итеп бирелә, ләкин кибетләргә сатуга куелмаячак. Д.Камалиева сүзләренчә, әлегә 100ләп әкият алынган, арада дистә чамасы гына татар телендә, ләкин конкурсның теләсә кайсы этабыннан катнашып китәргә була. Гаиләләрдә генә түгел, интернатларда тәрбияләнүче балалар да анда оешкан төстә катнаша. Жюри әгъзасы, ТР үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы директоры Резеда Исмәгыйлева исә: «Шәһәребезнең балалар китапханәләре арадашлыгы ярдәмендә башкала мәктәпләрендә укучылардан әкиятләр җыю эше җайга салынды. Балалар әкиятләрне аеруча яратып укыйлар, ә үзләре язганны күрү зур шатлык булачак», - ди.
Шулай ук жюри әгъзасы – шагыйрә, ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе Лилия Газизова фикеренчә, ул җыентык – туган шәһәреңә мәхәббәт аңлату, ә менә әкиятләрдә ниләр генә юк: космоста туристлар сәяхәте, символыбыз булган Ак барс турында кызыклы маҗаралар, виртуаль дөнья, яңа персонажлар. Хәер, әлеге иҗади хезмәтләрне сайлап алу шартлары да шуны таләп итә: әдәби персонажларның һәм сюжетларның яңалыгы; аның кешеләргә мәрхәмәтлелек, намуслылык һәм шәфкатьлелек кебек уңай сыйфатлар китерүе.  
Югарыда телгә алган жюри әгъзаларыннан тыш, конкурста хезмәтләрне язучы Галимҗан Гыйльман һәм шагыйрә, «Сабантуй» газетасы хезмәткәре Йолдыз Шәрәпова да бәяләячәк.
Брифингта катнашкан «Абак-пресс» нәшрият йорты (конкурс оештыруда аның да өлеше бар) бренд менеджеры Диләрә Хәсәнова исә: «Конкурска гаилә белән бергәләп язып җыбәргән иҗади эшләргә зур игътибар бирәбез. Менә бер әбекәй бик шатланып катнаша: элек үзенең оныклары өчен әкиятләр яза торган булган, инде оныклары үсеп җиткән, ә иҗат итәсе килә», - ди. Конкурсны алдан 5-15 яшьлекләр өчен генә дип игълан итсәләр дә, катнашучыларның теләкләрен истә тотып, әкият авторларын 3 төрле яшь категориясенә бүлеп карарга булганнар: 5-11 яшь, 12-20 яшь һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләр. Оештыручылар фикеренчә, әлеге өр-яңа әкиятләр нигезендә балалар өчен мультипликацион һәм нәфис фильмнар төшереп тә булачак.
Искәртеп үтәбез: конкурсның I этабы «Әкият яз һәм аңа иллюстрация яса» дип атала һәм элек басылмаган хезмәтләр генә кабул ителә. Хезмәт А4 форматта басылып, 4 биттән дә артык булмасын (15 нче шрифт, интервал – 1,5), ә рәсемнәр (гуашь, акварель) - 5 биткә кадәр. Аларны шәһәребезнең Петербург ур., 42 нче йорт адресы белән җибәрү шарт яки khasanova@kazan.apress.ru электрон адресы белән юлларга була.
II этап октябрьдә үткәрелә һәм конкурста Казан сәнгать мәктәбе укучылары катнаша. Анда катнашучылар I этапта җиңү яулаган әкиятләргә иллюстрацияләр ясарга тиешләр.
III этап исә ноябрьдә башкалабызның сәүдә үзәкләренең берсендә уза. Ул тантаналы шартларда «Иске шәһәрнең яңа әкиятләре» китабын тәкъдим итү чарасыннан һәм җиңүчеләрне бүләкләүдән гыйбарәт була.