news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар медальле" төрек премьер-министр

Рушания Алтай

Төркия премьер-министрының Татарстанга сәфәре - тарихи вакыйга. Узган елларда төрек хөкүмәте рәисләренең кайберләре Россиягә сәфәрләре кысаларында Казанга килергә теләсәләр дә, билгеле сәяси сәбәпләрдән Татарстанны күрә алмый китүләре мәгълүм. Бүгенге төрек премьер- министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның, әнә шул сәбәпләрне юкка чыгарып, татар иленә сәфәргә алынуы, алып бара торган сәясәтенә бәйле.
Рәҗәп Тайип Эрдоганның Татарстанга беренче килүе генә булса да, ул - безнең дәүләт җитәкчеләре тарафыннан ике мәртәбә югары дәрәҗәле бүләккә лаек күрелгән дәүләт эшлеклесе. 2006 елның 1 нче июнендә Эрдоган РФ Президенты Владимир Путинның карары нигезендә Татарстан илбашы Минтимер Шәймиев имзалы "Казанның 1000 еллыгы" медале белән бүләкләнгән иде. Аның интернет сайтында урын алган биографиясе битләрендә, "Бүләкләнүләре" дигән өлештә бу турыда "Татар медале" дип язылган. 2007 елның 2 нче февралендә исә Минтимер Шәймиев төрек премьер- министрын "Мәдәниятләр арасы диалогны саклау" бүләге белән бүләкли.
Соңгы елларда Р.Т.Эрдоган дөнья сәясәте мәйданында үзенчәлекле урын били. "Ә" дигәнгә - "Ә" дип, "Җә" дигәнгә "Җә" дип тормый торган гадәтен бөтен илләр белә. Эрдоган кискен чыгышлары, каты тәнкыйтьләре, усал җаваплары белән игътибар үзәгендә булуын дәвам итә. Үз илендә аны ихлас яратучылар, дошманча күрүчеләр дә бар. Чит ил матбугатларында исә аның турында "Төркияне яңа үрләргә менгерүче" дигән мәкаләләр дөнья күрә.
Шулай да ниндирәк зат соң ул? Татарстан халкы әлегә аны яхшы танымый. Әйдәгез алайса, ерак араларны якын итеп башкалабызга килгән Төркия кунагын, төрекләрнең 60 нчы хөкүмәте рәисен якыннанрак таныйк.
Рәҗәп Тайип Эрдоган 1954 елның 26 февралендә Истанбулда дөньяга килгән булса да, нәселләренең чыгышы Кара диңгез ярлары буена урнашкан Ризә төбәгенең Гүнәйсу районыннан. Эрдоган 2004 елның 11 августында Грузиягә рәсми сәфәре вакытында биргән әңгәмәсендә, нәселләренең Батумидән килеп Ризәгә төпләнүләре, милләте буенча грузин булуын белдергән иде. Ислам дине кануннары буенча гомер сөргән әтисенең исеме- Әхмәт, әнисенеке - Тәнзилә.
Рәҗәп Тайип Эрдоган "Имам хатип" дигән дини лицейда укыган. Ләкин аны тәмамлаучыларга ул елларда югары уку йортларына керү мөмкинлеге бирелмәгәнлектән, "Әюп" дип исемләнгән гадәти лицей дәресләренә йөри һәм аерма сынауларын уңышлы биреп, аны да тәмамлый. Мәрмәрә университетының икътисад һәм административ белемнәр факультетында югары белем ала.
Кечкенәдән үк футбол белән "җенләнә". 15 яшендә "Җамиалты" спорт клубы командасына 1000 лира акча ( ул вакыт өчен бу шактый зур сумма) белән күчеп, үзешчән футболчы булып китә. Соңыннан Истанбул трамвай һәм тоннель идарәсенең футбол командасында уйный башлый. 1976 елда бу төркем Төркия чемпионы була. 1980 елга чаклы футбол Эрдоганның тормышында зур роль уйный. Спортның бу төренә ул 16 ел гомерен багышласа да, беркайчан профессиональ футболчы булып китмәгәнлеге билгеле.
Рәҗәп Тайип Эрдоган студент елларында ук сәясәт белән кызыксына, "Милли төрек студентлары" берлегендә актив эшчәнлек алып бара. 1976 елында Нәҗметтин Эрбакан корган "Милли сәламәт" партиясенең Истанбулдагы Бәйоглу районы яшьләр комитетын җитәкли. Шул ук елны аны партиянең яшьләр комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Бу партиянең эшчәнлеге туктатылгач, Нәҗметтин Эрбакан 1983 елда "Рефаһ" фиркасен кора, Эрдоган 1984 елда әлеге партиянең Бәйоглу районы бүлекчәсен җитәкли. 1989 елда исә бу районның хакимият башлыгы була. 1991 елда "Рефаһ" фиркасеннән Төркия Бөек Милләт Мәҗлесенә (парламент) халык депутаты булып сайланса да, Югары сайлау идарәсе аның милләт вәкиллеген гамәлдән чыгара. Эрдоган 1994 елның 27 мартында узган җирле сайлауларда җиңеп чыгып, Истанбул хакимияте дилбегәсен үз кулына ала. Бу чорда ул үзен булдыклы җитәкче итеп күрсәтте. Истанбул кебек зур каланың су проблемаларын хәл итте, шәһәрне яшелләндерүгә зур игътибар бирде. Ләкин фәкыйрь, надан халыкның Анадолу туфракларыннан Истанбулга күченеп килүен туктата алмады, киресенчә, аның хакимияте чорында күченеп килүчеләрнең саны бермә-бер артты. Бу исә Истанбулда яшәү шартлары бик начар булган бараклардан торган мәхәлләләренең күбәеп китүенә сәбәп булды. Алар дәүләт җир биләмәләре өстенә җиткерелгән булганы өчен, төрле проблемаларга юл ачты.
Эрдоган әдәбиятка, бигрәк тә поэзиягә мөкиббән кеше буларак беленә. Ул чыгышларында еш кына шигъри юллар китереп, фикерен куәтләндереп җибәрергә ярата. Үзе шигырь язмаса да, аларны сәнгатьле итеп сөйләп, хис-тойгыларны уяту сәләтенә ия. Ул үзе яраткан шигырьләрне студиядә укып, хәтта аудиокассетта да чыгарды. Шигърияткә мәхәббәте аның кулга алынуына да сәбәп булды. 1997 нче елның соңгы аенда Төркиянең Сиирт шәһәре халкы алдында күренекле төрек шагыйре Зыя Гөкальпнең бер шигырен сөйләгәне өчен, халыкны дин вә расаларга бүлеп, ачу вә дошманлыкка өндәү белән гаепләнде һәм бер ел иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ләкин бу җәза башта - 10 айга, соңыннан 4 айга гына калды. Нәтиҗәдә, Эрдоган 1999 нче елның 26 нчы мартында колониягә җибәрелде, 24 июлдә җәзасын чигеп, иреккә чыкты.
Эрдоганның моннан алда да суд юлында йөргәнлеге билгеле. 1989 нчы елда "Рефаһ" партиясеннән Бәйоглу районы хакимияте җитәкчелегенә кандидат булган Эрдоган, сайлауларда бик аз аерма белән җиңелә. Сайлау комитетына ризасызлыгын белдереп, судка мөрәҗәгать итә. Ләкин хөкемдар аны хаксыз дип игълан итә. Бу карар белән килешергә теләмәгән Рәҗәп Тайип Эрдоган судьяга: "Исерек баш белән ничек мондый карар чыгара аласың", - дип кычкыра. Шуның өчен ул кулга алынып, бер атна ирегеннән мәхрүм ителә, соңыннан җәзасын акча белән түләп котыла.
2000 нче елларның башында әгъзасы булган партия ябылгач, Рәҗәп Тайип Эрдоган сәясәттәге остазы Нәҗметтин Эрбаканнан юлларын аерып, 2001 нче елның 14 августында фикердәшләре белән "Гаделлек һәм үсеш (Adalet ve Kalkınma)" партиясен корды. 2002 елның 3 ноябрендә булган сайлауларда бу партия иң күп тавыш алып, башка фиркалар белән уртак булмыйча, хөкүмәт төзү хокукына ия булды. Ләкин Эрдоганга сәясәт белән шөгыльләнү катгый тыелганлыктан, ул сайлауларда үзен кандидат итеп күрсәтү хокукыннан мәхрүм иде, депутат булып парламентка керә алмады. Ләкин партия белән гайре рәсми идарә итте. Үзе төзегән, рәсми булмаса да җитәкчесе булган партиянең дәүләт хакимиятенә килеп, хөкүмәт кора алмавы зур мәсьәлә булып кабул ителсә дә, ул моннан чыгыш юлы тапты. Төркиянең 58 нче хөкүмәтен төзүне иң ышанычлы дусты, Төркиянең бүгенге президенты Абдуллаһ Гүлгә тапшырды. Гүл рәислегендәге хөкүмәт чорында Тайип Эрдоганның сәяси тыюлыгын бетерү өчен парламентка канун проекты тәкъдим ителде. Бөек Милләт Мәҗлесе аны кабул итсә дә, ул чорның дәүләт президенты Әхмәт Нәҗдәт Сәзәр "Шәхси мәсьәлә" дип проектны кире какты. Берникадәр вакыттан соң канун проекты янә парламентка тавышка куелды, бу юлы президентка кабул итәргә туры килде. Моның нәтиҗәсендә Эрдоган Сиирт төбәгеннән депутат булып сайланды. Сайлауларда җиңеп чыккан "Гаделлек һәм үсеш" партиясе җитәкчесенең премьер-министр булуы кирәк иде. Абдуллаһ Гүл җитәкчелегендәге хөкүмәт президент Сәзәргә эшчәнлектән баш тартуын белдерде. Әхмәт Нәҗдәт Сәзәр Эрдоганга яңа хөкүмәт корырга фәрман бирде. Шулай итеп 2003 нче елның 14 нче мартында яңа премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган тарафыннан Төркиянең 59 нчы хөкүмәте корылды. Абдулла Гүл исә министрлар кабинетында тышкы эшләр министры һәм премьер- министр урынбасары буларак урын алды.
2007 елның июлендә үткән сайлауларда Эрдоган рәислегендәге "Гаделлек һәм үсеш" партиясе 341 милләт вәкиле белән кабаттан парламентка керде һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган икенче мәртәбә премьер-министр булу хокукына иреште.
Төрек халкы премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоганның гаилә җанлы кеше булуы белән горурлана. 1977 нчы елда партиянең бер җыелышында танышкан Әминә ханым белән 1978 нче елда гаилә корып җибәрәләр. Бүгенге көндә алар ике малай, ике кыз үстереп, тормыш юлына чыгардылар. Балаларының барысы да АКШта югары уку йортларында белем алдылар. Эрдоган гаиләсенең инде оныклары үсеп килә.
Әминә ханым гарәп милләтеннән булган Җәмал вә Хәйрия Гүлбаран гаиләсенең бишенче баласы булып дөньяга аваз сала. 4 малайдан соң көтеп алынган кыз, иң төпчек бала була ул. Аларның гаилә нәсел җепләре Сиирт төбәгенә барып тоташа. Әминә ханым урта мәктәп ягъни лицейны тәмамлагач, белем алуын дәвам итәргә теләми. Ләкин иҗтимагый тормышта бик актив катнаша. Кыз вакытында яулыксыз йөри. Фәкать дини карашлы абыйсына аның бу халәте ошамый. "Адаләт" партиясенең Яңа ел кичәсенә катнашканы өчен хәтта кул күтәрә һәм кичекмәстән ябынып, яулык бәйләп йөрергә куша. Әминә ханым динне бик хөрмәт итсә дә, моңа әле әзер булмый. Тирә-ягында яулык бәйләп йөрүче иптәш кызлары да юк. Төрек журналисты Айля Өзҗан белән әңгәмәсендә ул бу турыда "Хәтта үз-үземә кул салыр дәрәҗәгә җиттем" дип искә ала. Абыйсы, әтисенең басымнарына шактый каршы тора ул. Журналист Шүлә Йүксәл Шәндәр белән танышкач, әкрен генә ябыну фикеренә ияләшә башлый. 1970нче елларда инде ул башына яулык бәйләп, озын итәкле, киң күлмәкләр киеп йөри.
Шунысы бик кызыклы: Әминә ханым булачак тормыш иптәшен, Рәҗәп Тайип Эрдоганны үзе белән танышканчы ук төшендә күрә. Икенче көнне журналист иптәше Шүлә белән партия җыелышына катнаша. Сәхнәдә чараны алып баручының төшендә күргән кеше булуын күреп, исе китә: "Мин бу егетне кичә төшемдә күрдем, ак сакаллы бер бабай, син аның хәләл җефете булачаксың, диде", - дип Шүлә Йүксәл Шәндәрнең колагына пышылдый. Ул арада беренче рәттә утырган оялчан, тыйнак кызны Эрдоган да күреп ала. Җыелыш бетәр-бетмәс якынындагы бер иптәшенә бу кызның кем булуын белергә куша. Яшьләрне күренекле журналист Шүлә Йүксәл Шәндәр таныштыра.
Эрдоганның әнисе Тәнзилә ханым Әминәне бик өнәп бетерми, ул килененең, үзе кебек, кара чаршау ягъни йөзе генә ачык булган пәрәнҗәгә охшаш кием кия торган төркемнән булуын тели. Фәкать Рәҗәп Тайип Эрдоганга Шүлә Йүксәл Шәндәр мондый киңәш бирә: "Кара чаршаулы кыз алсаң, сәяси карьераң алга бармаячак". Эрдоган болай да яраткан кызыннан баш тартырга җыенмый. Ул әнисен ризалатып, тормыш юлын Әминә ханым белән берләштерергә карар бирә.
Эрдоган гомере буе дини карашлы партияләргә әгъза булды, ул бу юлны сайлаган шәхес. Аның Нәкъшибәнди тәррикатының бер тармагы булган Искәндәрпаша дәрвишханәсенә дини вәгазьләр тыңларга йөргәнлеге билгеле.
Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкләгән хөкүмәт чорында Төркия дәүләт завод-фабриклары, башка сәнәгать корылышлары сатылып, барысы да хосусыйлаштырылды. Бүген Төркия салым хисабына яшәүче дәүләткә әйләнсә дә, 2003 елдан башлап быелга кадәрге дәвердә тулай милли продукциянең шактый артканлыгы, кеше башына төшә торган керемнең 1998 нче елда 8 мең 573 доллар булса, 2010 нчы елда 16 мең 126 долларга җиткәнлеге хәбәр ителә икътисадый дәүләт чыганакларында. Соңгы елларда Төркиядә медицина хезмәте бирү өлкәсендә сыйфат яхшырганлыгы күзгә күренеп сизелә. Әмма матбугат һәм мәгълүмат чараларына көчле басым ясалганы, кайбер тармакларда монопольләшүгә барылганлыгы да хис ителми түгел.
Эрдоган Төркиянең Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтенә үзенчәлекле күзлектән карый. Бу гомер виза мәсьәләрелән хәтта кузгатырга да батырчылык итмәгән дәүләт җитәкчеләре алдында ул кыю адымнар белән бара, ниятендә карарлы. Ләкин ике илнең элемтәләре бүгенге көндә күбрәк икътисадны алгы планга сөрә, мәдәният, иҗтимагый тормыш, фән-белем тармаклары күләгәдәрәк кала. Мәдәни-иҗтимагый багланышларның тиешле үрдә булмавы суык сугыш чорындагы кайбер ялгыш фикерләрнең дәвам итүенә, ике ил мөнәсәбәтләренең алдына киртәләр чыгарып торуын сәбәп булыр кебек.

Истанбул шәһәре
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100