Илсур Метшин казанлыларны “Иң яхшы муниципаль берәмлек” бәйгесендә җиңү белән тәбрикләде

Илсур Метшин казанлыларны “Иң яхшы муниципаль берәмлек” бәйгесендә җиңү белән тәбрикләде

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Казан мэры Илсур Метшин бүген башкаланың барлык хезмәткәрләрен “Иң яхшы муниципаль берәмлек” II бөтенроссия бәйгесендә җиңү белән котлады.

Мәгълүм булганча, әлеге чара 11 декабрьдә Мәскәү Берлекләр Йортының Колонналар залында узган иде. Татарстан башкаласы әле бәйгедә “Икътисад һәм финанслар”, “Муниципаль берәмлек белән идарә итү” номинацияләре буенча беренче урынга лаек табылды, шулай ук бәйгенең иң төп призы - “Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге” дәрәҗәле исемен алды. Моннан тыш Казан “иң яхшы инфраструктура”, “Иң яхшы торак-коммуналь хуҗалык” юнәлешләрендә дә җиңеп чыкты.

“Сезне чын күңелдән моның белән тәбрик итәм. Җиңү барыбызның уртак тырышылыгы ярдәмендә ирешелде”, - дип котлап узды хезмәттәшләрен И.Метшин бүгенгедә “эшлекле дүшәмбе”дә. Аның сүзләренә караганда, муниципалитетның бу җиңүе 2008 елда башкарылачак эш белән ныгытылырга тиеш. Ягъни, киләсе елда да шәһәр хуҗалыгының һәр өлкәсе алынган курсны лаеклы дәвам итәргә бурычлы.

Мәгълүм булганча, “Иң яхшы муниципаль берәмлек” II бөтенроссия бәйгесендә барлыгы Россиянең 74 субъектыннан 664 муниципаль берәмлек катнашты. Бәйгедә Татарстанның Чаллы, Түбән Кама муниципалитетлары да призлы урыннарга лаек булды. Мәсәлән, Түбән Кама “Муниципаль берәмлекнең социаль өлкәсе” номинациясендә иң яхшы дип табылды.